Саранлык турында
Саран сара- фигыль нигезеннән булырга мөмкин.
Халыкта берәр саран кеше турында сүз чыкса, «Ул бит карун, аннан кыш көне бер уч кар да алып булмый» диләр. Бу сүз безнең телгә каян килеп кергән соң? Сүзнең асылына төшенү өчен, Коръәнгә мөрәҗәгать итеп карыйк. «Хактыр ки. Карун Муса кавеменнән иде. Ләкин ул тәкәбберләнде. Без аңа шундый байлык бирдек, хәтта хәзинә амбарларының ачкычларын баһадирлар да көчкә күтәреп йөрер иде. Кавеме Карунга әйтте: “Байлыгын белән масайма, Аллаһы мактанчыкларны сөймәс» - диде.
Чынлыкта, Карун мифик шәхес түгел, ул пәйгамбәр Мусаның (с.г.) кардәше булган. Әмма Карун үзенең байлыгы белән тәкәбберләнеп, үзенең кардәше Мусадан (г.с.) көнләшә һәм аның дәрәжәсен үзенә алырга тели. Аллаһы Тәгалә Карунны кисәтеп әйтә: «Аллаһының сиңа биргән мөлкәтеннән зәкят, садака биреп, Ахирәт көненә әзерлән. Дөньядагы өлешеңне дә онытма. Аллаһы сиңа байлык биргән кебек, син дә кешеләргә юмарт бул».
Карун Аллаһының бу үгет-нәсыйхәтенә каршы: «Бу байлык миңа бары тик гыйлемем аркасында гына килде...» - ди .
Әйе, Карунның зиннәтләрен, мал-мөлкәте сакланган амбарларының ачкычларын гына да уннан артык баһадир күгәреп йөргәч, аның байлыгы исәпсез-хисапсыз булган, әлбәттә. Ләкин ул үзенең кардәшләренә аз гына да өлеш чыгармый. Бу бәндәнең саранлыгы чиктән ашкан була. Менә ни өчен безнең искитмәле гыйлем ияләре булган әби-бабаларыбыз саран кешене аның исеме белән карун дип атаганнар.
Раббыбыз үзенең бер аятендә сараннарны гаепли, аларны кисәтә. Рәсүлебез (с.г.) исә юмартлык белән саранлык хакында менә ниләр әйтә. «Җәннәт - юмартлар урыны, сараннарныкы түгел. Юмартлык - тамыры җәннәттә булган агачтыр. Кем юмартлыкның тармагына ябышса, тармак аны тамырга, ягъни җәннәткә китерер. Саранлык - тамыры җәһәннәмдә булган агачтыр. Кем аның тармагына ябышса, тармак аны тамырга, ягъни җәһәннәмгә китерер. Юмарт Аллаһка якындыр, саран исә аннан ерактыр».
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев