Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салымнарны түләр чак

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итә: 2020 ел өчен физик затларның милек салымын һәм физик затларның керемнәренә салым түләүгә белдерү кәгазьләре таратыла башлады.

Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары хуҗалары 2021нче елның 1 декабренә кадәр исәпләнгән салымнарны түләргә тиеш.

Почта аша салым органнарыннан хатлар гражданнарның почта тартмаларына килә инде. Электрон рәвештә дә белдерүләр шәхси кабинетларга кертелде инде, хәзерге санитария-эпидемиологик шартларда салымнарны дистанцион рәвештә, үзегез өчен җайлы юл белән түли аласыз, диләр салым органнары хезмәткәрләре. ؘ

– Салымнарны “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы аша; Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”нда һәм “Уплата налогов и пошлин” сервисы ярдәмендә түләргә була, – ди инспекция җитәкчесе урынбасары 3 класслы РФ дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе Альбина Хабреева.

Салымнарны бердәм салым түләве ярдәмендә аванс белән дә түләп куеп була. Физик затның бердәм салым түләве суммасы салым органы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә исәпләнә. Салым органнары тарафыннан акча средстволарын бүлү турындагы барлык мәгълүмат “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”нда күренә. Бердәм салым түләвен “Уплата налогов и пошлин” сервисы ярдәмендә, салым түләүченең шәхси кабинеты аша “Пополнить авансовый кошелек” бүлегендә башкарырга мөмкин. “Налоговые уведомления 2021” промо-бите салым түләү кәгазьләрендә аңлашырга ярдәм итәр, диләр салым органнары хезмәткәрләре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев