Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сал.Мухан мәктәбендә хәтта кыяр тозлыйлар

Салавыз Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек бара. Биредә быел 30 бала белем һәм тәрбия алачак. Укытучылар һәм техник персонал көче белән бинаның керү өлеше штукатурланып, тигезләп,буярга әзерләп куелган. Коридор идәннәре буялган, класс бүлмәләре юып-җыештырылган.

Бакчада да җәй буе эш тынмады, ди укытучылар. Балалар җәйге практика вакытындаузып, бакчаны чүптән арындырганнар, җиләк-җимеш җыюда булышканнар. Кара карлыган, кура җиләге, чия җимешләреннән балалар өчен кайнатмалар әзерләнгән. Карлыган күп булу сәбәпле авылда яшәүчеләргә аны сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган. Бүген мәктәптә кыяр, помидорларны җыеп тозлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев