Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саллар ага...

17-18 июль көннәрендә “Су өсте одиссеясе” бәйгесе узды. Балыкчылар су юлы буйлап Мөслимнән Минзәлә районының Бикбау авылына сәяхәт иттеләр. Шул рәвешле алар 78 чакрым араны су өстендә уздылар.

– Без бу чараны 2019 елдан үткәрә башладык. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Су өсте одиссеясенең максаты – егетләрне берләштерү, ялларны файдалы һәм күңелле итеп үткәрү, – ди чараны оештыручы Марат Байрханов. – Райондашларыбыз су спорты төрләрен яраталар. Җирлектә туризмны үстерү, райондашларыбыз арасында һәм күрше-тирә районнар белән дуслыкны үстерү өчен менә дигән мөмкинлек бу! Сәяхәттә “Дирекция”, “Бадро”, “Титан”, “Чаллы” командалары составында 21 кеше катнашты.

– Быелгы су өсте сәяхәтенә тормыш иптәшем Ранис улыбыз Булатны да алды. Булатка – 11 яшь. Әтисе белән кечкенәдән балыкка йөри, кыш көне балык артыннан Бикбауга да баралар. Улыбыз 5 яшендә йөзәргә өйрәнде. Хәләлем белән улым суда үзләрен балык кебек хис итәләр. Бик күңелле булды, дип кайттылар, – ди Мөслимдә яшәүче Диләрә Бәдретдинова.

Командалар Нарат Асты авылы күпере яныннан 11.00 сәгатьтә юлга кузгалдылар. Бу урын иң куркынычсыз участок булып санала, чөнки бу – елгадагы соңгы күпер, алга таба ачык су башлана.

– Мин инде җиденче ел салда йөзәргә чыгам. Яр Чаллыда яшәсәм дә, Мөслим табигатен яратам. Ел саен шушы вакытта дусларыбыз белән салда йөзәргә чыгабыз. Гадәттәгечә, Нарат Асты күпере яныннан кузгалабыз. Монда киртәләрдән, текә борылышлардан куркасы юк. Быел Мөслимдә уздырылучы “Су өсте одиссеясе” турында ишеттек тә, катнашырга булдык. Мөслимлеләр белән сәяхәткә чыгу – минем өчен зур сөенеч, – ди шушы спорт төренең фанаты, Яр Чаллы шәһәренең турист җиһазлары прокаты җитәкчесе Михаил Сариков.

Командаларның, флаглар күтәреп, Ык елгасы буйлап сәяхәткә кузгалуын саллар күздән югалганчы озатып калучылар аз түгел иде. Һәр команданың саллары үзенчәлекле бизәлүен һәм ныклы итеп ясалуын да билгеләп үтәргә кирәк. Һәрберсендә ашарга пешерү, чәй кайнату өчен кирәкле җиһазлар да урнаштырылган.

– Су өстендә уха да пешердек, ит тә кыздырдык. Үләнле чәйләр дә эчтек. 48 сәгать дәвамында су өстендә сәяхәт вакытында үзеңне Робинзон Крузо кебек хис итә башлыйсың. Алда – елга. Табигатьтән төрле нәрсәләр көтәргә була. Шуның өчен мондый сәяхәткә физик яктан әзерлекле, йөзә белүче, көтелмәгән ситуацияләрдә каушап калмый торган кешеләр генә чыгарга тиеш. Минем өчен ул, спорт ярышы булудан тыш, җан тынычлыгы бирә торган сихәтләнү чарасы да булды. Чын ирләр холкы шундый сәфәрләрдә ачык күренә, – ди массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе белгече Рүзәл Исанаев.

Салда йөзүчеләр Креп. Краснояр авылы янында ялга туктадылар. Биредә, палаткалар корып, ашап, ял итеп алдылар. Шунда ук көймәдә узышу, вакытка палатканы сүтеп җыю, ашарга пешерү буенча осталыкларын да сынадылар. Ә нәтиҗәләр Бикбау авылында ясалды. “Иң шаян команда” исеме “Дирекция” командасына бирелде. “Титан”командасы “Иң дус коллектив” исеменә лаек булды. “Бадро” командасы иң тәмле ризык пешерүче буларак бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев