Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллион тамашачы карады

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды.

 Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы сан җыйган. Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган.

Вакыйганың туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Җырчының җанатарлары бу инициативаны соклану хисе белән кабул итте. Алардан сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп иреште. Салават Фәтхетдинов сорауларга оригиналь җавап кайтарды.

Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Россия, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Ришат Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?! Акция #айдадомой хештегы белән уза.

https://tatar-inform.tatar/news/showtime/26-03-2020/salavat-f-thetdinovny-onlayn-kontsertyn-d-nya-buencha-yarty-million-tamashachy-karady-5731775

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев