Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланырга кирәк!

Вируслы пневмония белән авыручылар саны да артты.

Җәйге-көзге бакча эшләре коронавирусны арткы планга күчерде кебек. Куркыныч вирус әллә онытылып, әллә тукталып торды. Бу көннәрдә коронавирус турында сөйләүчеләр күбәйде. Вируслы пневмония белән авыручылар саны да артты.
Адәм баласы шундый инде ул: әледән-әле искәртеп тормасаң, иминлек турында онытып җибәрә. Үзизоляция туктатылды, халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре тулы куәтенә эшли, массакүләм чаралар да үткәрелә башлады. Шуңа авыру да бетте кебек тоелгандыр. Алай түгел икән.
– 20 сентябрьдән авыручылар саны арта башлады, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. – Соңгы атнада көн саен пневмония белән авыручы унар кеше ачыклана. Унга якын райондашыбыз хастаханәдә ятып дәвалана. 
Шул ук вакытта кискен респиратор авыру очраклары да арта. Респиратор авырулар вакытында температура күтәрелү, томау, хәлсезлек билгеләре, тән сызлау күзәтелә. Гриппка каршы вакцинация ясату кискен респиратор авыруларны кисәтергә яки җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Хастаханәдә гриппка каршы вакциналар әлегә ясалып беткән. “Дару кайткач хәбәр итәрбез”, – ди табиблар. 
Вируслы пневмониядән, коронавирустан һәм кискен респиратор авырулардан саклану ысуллары бер: гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Кулларны сабын белән ешрак юу, антисептиклар куллану мөһим. Массакүләм чараларда катнашудан тыелып торырга, җәмәгать урыннарында йөргәндә битлек кияргә кирәк. Битлекне 3-4 сәгать саен алыштыру шарт. Табиблар саф һавада күбрәк булырга, ихатада, бакчада эшләргә, кояшта йөрергә киңәш итә.

Римма Афзалова.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев