Сак булыйк: ширек!
Әйе, сак булыйк, чөнки Пәйгамбәребез әйтеп калдырган: “Бу өммәттә ширек караңгы төндәге кара ташта утырган кара кырмыскага караганда да ныграк яшерелгән”. (Әхмәд китерә). Хәтта кешенең үзеннән дә яшеренгән булырга мөмкин бу гөнаһ. Ширекнең олысы белән әз булса да танышып киттек. Бүген исә аның икенче төре, кече ширек турында язасым килә.
Кече ширек исламнан чыгармый, ләкин иң зур гөнаһларның иң зурысы булып тора. Аның ачык һәм яшерен формалары бар. Ачык, димәк, сүзләрдә, гамәлләрдә күренә торган ширек. Менә шушы ачык формасы татарлар арасында бик нык таралган. Нинди сүзләр белән кеше кече ширек кыла ала икән?
1) Аллаһыдан башка зат белән ант итү сүзләрен әйтеп.
Совет заманында “честное пионерское” дигән сүзләр белән ант итеп күпме ширек кылынган. Без үскәндә “кызыл белән ант итәм” дигән мәгънәсез сүз бар иде. Кемнәрдер үзләре өчен кадерле булган нәрсәләр белән ант итә, мәсәлән, “ипи”, “әти-әни”, “балалар”, “гомере” һәм башка нәрсәләр белән.
Ничек дөрес итеп ант итәргә соң? Үзен мөселман санаган кеше бары Аллаһ исеме белән генә ант итәргә тиеш. “Билләһи”, “валлаһи”, “таллаһи” сүзләрен кулланып ант итәргә була. Ләкин һәрбер – кечкенәме ул, зурмы – мәсьәләдә Аллаһ белән ант итү килешмәгән эш. Аллаһ Ул – Бөек, шуңа күрә ант итүне чыннан да таләп итүче эшләрдә генә бу сүзләрне кулланырга кирәк.
2) ”Аллаһ һәм син теләсәң”, – дип әйтү.
Татарлар “Аллаһ боерса”, “Аллаһ теләсә” дигән сүзләрне кулланып сөйләшә. Гарәпчә алар “иншә Аллаһ” диеп әйтелә. Чыннан да Аллаһ Үзе Коръәндә нәрсәнедер “эшләрмен” диеп түгел, ә “иншә Аллаһ эшләрмен” диеп әйтергә куша. Җирдә дә, күктә дә бернинди дә гамәл дә Аллаһның теләгеннән башка кылынмый. Димәк, барлык очракта да Аллаһның теләге беренче була, ә мәхлукның теләге бары Аллаһ теләге белән генә барлыкка килә. Ә “Аллаһ һәм син теләсәң” дигән җөмләдә “һәм” теркәгече Аллаһ белән мәхлукны бер дәрәҗәгә куя. Дөрес итеп әйтәсең килсә, “Аллаһ һәм аннан соң син теләсәң” дияргә кирәк.
Кече ширек кешенең сүзләрендә генә түгел, гамәлләрендә дә чагылырга мөмкин. Гөнаһның бу төре безнең халыкта бик киң таралган. Мисалларда күрсәтеп китәсем килә.
1) Бәладән, күз тиюдән саклый диеп төрле амулетлар, булавкалар тагу, браслетлар кию һәм башка шундый гамәлләр. Бала тугач та кайбер кешеләр маңгаена иннек сөртәләр, сәбәбен сорасаң, “күз тимәсен өчен” диләр. Иннекнең күз тиюдән саклавына ышанган кешеләр ширек кылучы булалар. Алар бу гамәлләрен “чит кешенең күзе шунда төшсен өчен буядык” диеп аңлатсалар да, нигездә ниятләре ширеккә китерә. Без беләбез, барлык төр зарар да бары Аллаһның теләге белән генә кешегә ирешә ала, барлык төр зарардан да саклаучы бер Аллаһы Тәгалә генә.
Шушы ук хөкемдә, күз тимәсен диеп, булавкалар тагу, кесәдә көзгеләр, миләш тәлгәшләре йөртү – барысы да ширек. Күз тиюдән сакланасы килгән кеше, мәчеткә барып, бу турыда дөрес гыйлем алса, үзенә дә, балаларына да файда эшләр.
Бервакыт, бәладән саклый диеп, Коръән аятьләре язылган бөтиләр сатуга күпләп чыкты. Тормыштагы булган яхшыга үзгәрешләр, имтиханда алган “бишле”ләр өчен шушы амулетларга күпме рәхмәт укылды. Муенга аскан бу аятьләр беркемне дә саклый алмый, аларның да, безнең дә Хуҗабыз – Аллаһы Тәгалә. Димәк, Ул гына безне саклый ала. Пәйгамбәребез әйткән: “Кем амулет аса, шул кеше ширек кылуга төшә” (Әхмәд китерә).
2) Өйләренә фэн-шуй әйберләрен элеп тә кешеләр ширек кылырга мөмкин. Моны эшләүчеләр ишектәге кыңгыраулар, стенага эленгән акчалар, тиеннәр өстенә утырган бака, төрле ташлар белән бизәлгән агач, җиде фил һәм башка шундый сувенирлар өйгә тынычлык, бәрәкәт, бәхет бирә диеп уйлый. Бу әйберләр кеше уйлап чыгарган “дин”нең атрибутлары гына. Фэн-шуй “дине” өстендә торучылар бик күп акча эшләгәндер, мөгаен. Аллаһ диненнән ераклашкан кеше бәхетле була алмый.
3) Халыктагы мөселман өендә булырга тиеш дигән фикер белән шәмаилләр элеп тә кеше ширеккә төшергә мөмкин. Гадәттә, моны эшләүчеләр шәмаил өйне шайтаннан саклый, диеп уйлый. Өеңнең дүрт стенасын да тоташ шәмаилләр белән бизәп тә өеңдә Коръән аятьләре укылмый икән, шайтаннар өчен бик рәхәт урын була йортың. Мөселман кешесе көн саен биш намазында Коръән укый. Аллаһы Тәгалә зикер ителеп торучы йортны шайтаннар яратмый. Аллаһының сүзләре өйләрдә укылырга һәм алар белән гамәл кылынырга тиеш.
4) Юлда имин йөрергә ярдәм итә диеп, машиналарга Коръән аятьләре язылган сувенирлар элү – ширек гамәл. Аллаһы Тәгалә юлларыңны имин итүен теләсәң, ихластан бер Аллаһтан гына хәерле юллар сорап, юл догасын укып, дөрес итеп сәбәбен кыл, “бисмилләһ”не әйтеп машинаңа утыр һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырыш.
Безнең халыкта таралган ширек гамәлләр турында бик күп язарга була. Аңлаган кешегә шушы мисаллар да җитәр дип уйлыйм. Хәзер бик четерекле бер мәсьәләгә тукталасым килә.
Кече ширек – гөнаһларның иң зурысы һәм ул исламнан чыгармый, дидек. Ә олы ширек тәүбәсез кичерелми, исламнан чыгара, кешене мәңгелек ут әһеле итә. Менә шушы ике гөнаһ арасындагы чикләр бик “нәзек”. Кече ширек кешене олы ширеккә китерергә мөмкин.
Мин санап киткән гамәлләрдә кеше бәлане Аллаһы Тәгалә Үзе генә туктата ала, ә амулетлар, шәмаилләр һәм башка шундый әйберләр моның сәбәбе генә диеп уйласа, бу кече ширек була. Ә әгәр дә кеше бу әйберләр үзләре бәладән коткара, күз тиюдән саклый ала дип ышанса, бу олы ширеккә әйләнә, чөнки кеше Аллаһы Тәгаләгә генә хас булган сыйфатларны бу әйберләргә тага, шуларга тәвәккәлли һәм бөтен өметен баглый.
Димәк, кеше амулетлар аша Аллаһ мине саклый диеп уйласа – бу кече ширек, ә амулет үзе саклый дисә – бу олы ширек була.
Шунысын әйтергә кирәк: “кече” дигән сүз бу гөнаһның Аллаһ каршында зурлыгын киметми, чөнки ул иң зур гөнаһ булып тора. Кайбер галимнәр фикеренчә, Аллаһы Тәгалә бернинди ширекне дә кичерми. Моңа дәлил: “Аллаһы Тәгалә, әлбәттә, Үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны Үзе теләгән кешедән ярлыкар” ( “Нисә”, 116 аять).
Ширеккә төшмәс өчен бөтен эшебездә дә, ниятләребездә дә, Аллаһы Тәгаләнең Үзенә генә тәвәккәлләп, Аннан гына олы хаҗәтебезне дә, кечесен дә сорап, Аңа гына гыйбадәт кылып яшәргә кирәк.
Резеда Мәүлиева.
Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев