Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: ящур!

Тилчә авыруына шик булганда кичекмәстән ветеринарга хәбәр итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы бу­енча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе тилчә (ящур) авыруы буенча эпизоотик хәлнең катлаулы булуы турында хәбәр итә. Район ветеринария хезмәте җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов әлеге авыруны кисәтү турында сөйләштек.

– Җирлегебездә терлек асрау­чылар бик күп. Бу көннәрдә тилчә (ящур) авыруы таралу куркынычы бар, дигән сүзләр ишетелә. Бу авы­руны булдырмас өчен нинди чара­лар күрергә кирәк?

– Эпизоотик иминлекне тәэмин итү, территориягә инфекцияне туды­ручыны кертү һәм таратуны булдыр­мау максатында мал-туар асрауның зоогигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәргә, терлек азыгын имин территорияләрдән генә сатып алырга, ашатыр алдыннан аларны термик эшкәртергә кирәк. Хуҗалык объектларына керү урыннары сани­тар пропускниклар, дезинфекцияләү барьерлары белән җиһазланган бу­лырга тиеш. Ветеринария документ­лары булмаган, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатылучы терлекләрне һәм авыл хуҗалыгы про­дукциясен сатып алмаска, яңа сатып алынган терлекләрне ветеринария хезмәтендә һәм авыл хакимияте ор­ганнарында теркәү шарт. Төп көтүгә керткәчне малларны 30 көн каран­тинда тоту мәҗбүри. Терлекләрне даи­ми рәвештә ветеринар карап торырга тиеш. Терлекләр торагы, азык әзерләү урыннары, торакта эшләүче транс­порт чараларына даими рәвештә де­зинфекция, дератизация һәм дезин­секция үткәрергә кирәк. Хуҗалыкның ябык типта эшләвен тәэмин итү дә мәҗбүри. Маллар янына чит кешеләр керергә тиеш түгел. Мал-туар янына шулай ук эшкәртелмәгән инвентарь кертү һәм махсус эшкәртү үтмәгән тех­ника белән керү тыела. Сугым алдын­нан ветеринарлар терлекләрне карар­га, иткә һәм ит продуктларына сани­тар экспертиза үткәрергә бурычлы.

– Ришат Рәйханович, шулай да сыерым яисә үгезем авырый, тилчә түгелме икән дип шикләнгән хуҗа иң беренче чиратта нәрсә эшләргә тиеш?

– Тилчә авыруына шик булган оч­ракта мал-туар хуҗалары бу хакта кичекмәстән ветеринарга хәбәр итәргә һәм авыру, шикле терлекләрне аерып ябып куярга тиеш. Шул вакыттан бөтен төр малларны сую, сату, ит продуктла­рын реализацияләү катгый тыела. Тер­лекчелек продуктлары һәм чимал, тер­лек азыгы, башка йөкләр хуҗалык яисә ферма территориясеннән чыгарылыр­га тиеш түгел.

– Кеше өчен авыру куркыныч ту­дырамы?

– Ящур – вируслы авыру. Авы­ру кешегә тиредәге җәрәхәтләр, мал караганда эш кораллары, тирес аша яки ит, сөт продукциясен кулланган­да эләгергә мөмкин. Авыру эләккәндә кешедә дә шундый ук билгеләр (тел, ирен, аңкауда үлекле җәрәхәтләр) күзәтелә. Саклану өчен малларны са­уганда, караганда, дәвалаганда, суй­ганда шәхси саклык чаралары күрү тилчә авыруын профилактикалау бу­лып тора. Сөтне пастеризацияләү һәм кайнату мәҗбүри. Майны бары тик эшкәртелгән сөт өстеннән генә язар­га кирәк. Авыру терлекне караганда, аның белән контактка керергә кирәк булганда куркынычсызлык чарала­рын катгый үтәү шарт.

Авыл хуҗалыгы яисә кыргый хайваннарның күпләп үлүе күзәтелгән очракта яисә тилчә авыруына шик булганда (тел, ирен, аңкауда, тояк тишекләрендә, җилендә җәрәхәтләр булу) район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

Мөнирә Арсланова
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев