Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: мошенниклар!

Мошенникларның көннән-көн аза баруы борчуга сала. Күзгә-күз очрашмый гына “чишендерә” бит алар халыкны. Кармакка күпчелек өлкән кеше каба. 

– Апаем, менә шушы картага ничек акча күчерергә ул? Очсызга гына бер бозаулаган сыер саталар икән. Башкалар җитешкәнче тизрәк эләктерергә иде бит. Ярдәм ит әле!.. 
Мөслимдәге банкларның берсендә олы яшьтәге апа шундый гозер белән мөрәҗәгать итте. Әй, безнең халык ышанучан да инде! Тоттырганнар, ди, сиңа 35 мең сумга сыер кадәр сыер! Хуҗасы аны иткә сатса да, күбрәк акча эшли бит! Җитмәсә, ул сыер Арчада икән, китереп бирү чыгымнарын да сатучы үз өстенә ала, ди. Янәсе, аңа бик тиз акча кирәк булган. Мөслимдәге апага шул сыер кирәк булган бит, ә! Вакыт ягы чамалы булса да, бу апа яныннан тиз генә китә алмадым. Аның мошенниклар ятьмәсенә эләгүе өчен бер адым – очсыз хакка сыер вәгъдә итүченең картасына акчасын күчерәсе генә калган. Сораша торгач, белдерүне “Авито”дан табуын белдем. Әле анысын да бик шикләнеп кенә әйтте. Янәсе, ул аласы сыерга мин кызыкмыйммы?! 61 яшьлек апага бу белдерүнең ялган булуын, аны әздән генә кәкре каенга терәтмәгәннәрен аңлата торгач, шактый вакыт үтте. Телефондагы “Гетконтакт” кушымтасына “сыер сатучы”ның номерын керткәч, анда кып-кызыл төс белән “мошенниклар” дигән язу чыкты. Олы яшьтә булса да, райондашыбыз интернет челтәрендә шактый ару йөзә булып чыкты. Социаль челтәрләр белән дә әйбәт таныш, тик менә мошенниклар турында гына бернәрсә дә белми. Онлайн бакчада кәбестә-кишер “утыртып”, онлайн утарларда “мал карап” вакыт уздырган апабыз әздән генә 35 мең сум акчасыннан колак какмады. 
– Мөслим халкы нык ышанучан. Республика буенча саннар да шул хакта сөйли. Гыйбрәтле вакыйгалар, төрле хәлләр турында гел язып, сөйләп торалар. Уяу булуны сорап, күп тапкырлар мөрәҗәгать итүгә карамастан, алдарлар кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Кырыкалдарлар тозагына эләкмәс өчен бер нәрсәне истә тотыгыз: карта номерларыгызны бер кешегә дә әйтмәгез! Банк хезмәткәре дип танытамы ул үзен, башка кеше дипме – аерма юк. Беренчедән, сезнең карта номерыгыз банк хезмәткәрләренә билгеле. Икенчедән, банк хезмәткәре беркайчан да карта номерын сорап шалтыратмый. Сезнең исемгә кредит алганнар дисәләр дә, ышанмагыз. Сездән башка беркем дә банктан кредит ала алмый. Гомумән, кибеттә продукция өчен түләүне исәпкә алмаганда, картагызны акча янчыгыгыздан чыгармагыз, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев. 
Белмәгән кешегә үзегез турында мәгълүмат җиткерү – башка сыймаслык нәрсә! Әти-әниләрегезгә, олы яшьтәге туганнарыгызга мошенникларның нинди схема буенча эш итүләрен аңлатыгыз. Сезнең белән элемтәгә кергән алдарлар турында кичекмәстән 02, 2-42-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. 
– “Карта номерыгызның вакыты чыга. Калган акчасы юкка чыкмасын”, – дип шалтыратты берәү. Хатынның мошенниклар турында сөйләп, колак итен ашаган чагына туры килде бу шалтырату. “Банк картам юк шул!” – дигән идем, сүгенеп, телефонны куйды, – ди бер абзый. 
Телефон мошенниклары актив эш итә. Җирлегебездә узган ел сигез кеше мошенниклар корбаны булса, быел ел башыннан өч эш кузгатылган. Узган ел мошенниклардан килгән зыянның гомуми суммасы 5 миллион сумнан артып китсә, 2021 елның өч аена бу сан 500 мең сум тәшкил итә. 
– Өлкән яшьтәгеләрне “элек сатып алган дарулар өчен компенсация кайтты” дип тә алдыйлар. Узган атнада бер апа 260 мең сум акчасын үз куллары белән мошенникларга күчергән. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе икенче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды, бүгенге көндә тикшерү эше бара. Мошенникларның эзләренә төшү бик авыр. Шалтыраткан телефон һәм карта номерлары башка кеше исемендә булып чыга, оператив-тикшерү чаралары вакытында шалтыратучы кешеләрнең Мәскәүдә яисә Россиянең башка регионнарын¬да теркәлгән булуы ачыклана, – ди Булат Җамалиев. 
Мошенникларның социаль челтәрләр аша да кешеләрне төп башына утыртуларына күнегеп барабыз кебек. “Вконтакте”, “Инстаграм” һәм башка социаль челтәрләрдәге логин һәм парольләрне урлап, әлеге кешенең аккаунтыннан файдаланып, аның дусларыннан әҗәткә акча сорыйлар. Мошенниклар кешедә шик тумаслык итеп яза да беләләр бит әле! Гадәти сүзләр, елмаюлар, смайликлар белән! Ярдәм итәм дип, танышыгызның банк картасына акча күчергәнче, башта шул кеше белән элемтәгә керү сезне бәладән коткарачак. “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән халык мәкале бүген бигрәк тә актуаль.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев