Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: мошенниклар!

Соңгы вакытта республикада мошенниклыкның яңа төрләре активлашты. Җинаятьче корбан белән турыдан-туры очрашмыйча явыз гамәлен кыла. Аралашу телефон яисә компьютер аша бара. Җинаятьнең бу төрендә югалган паспорт, чит кеше исеменә теркәлгән кәрәзле телефон, электрон почта, банк карталары һәм счетлар файдаланыла. Шуңа күрә мондый җинаятьләрне ачу да күп көч сорый.

Мөслим районы кешеләре дә дистанцион урлашуның корбаны булган. Әйтик, 2018нче елның 19 гыйнварында билгесез урындагы билгесез зат кәрәзле телефон аша Мөслим районыннан гражданин Р.га шалтырата һәм “Мужик 500 К15” маркалы мотобуксировщик сатып алырга тәкъдим итә. Р. шалтыратучының банк счетына 57 800 сум акчаны алдан күчереп куя. 
2019нчы елның 29 июлендә 11.00 сәгатьләр тирәсендә шулай ук билгесез зат, интернеттагы “Авито” белдерүләр сайтын файдаланып, Т-25 маркалы трактор сатып алырга теләгән гражданин Г.ны алдый – Г.ның 34 000 сум акчасын үзләштерә. Җинаятьче алдан акча күчерүне таләп итә. Янәсе, шулай булмаса, ул тракторны башка кешегә сатып җибәрәчәк. Г. аңа акча күчерү белән элемтә өзелә. 
2017нче елның 12 августында билгесез зат гражданин М.ны алдый. Бу билгесез зат, “Вконтакте” сайтында М.ның туганы исеменнән бит ачып, аннан бурычка акча сорый. Банк картасына 16 000 сум акча алгач, элемтә өзелә. 2017нче елның 20 февралендә гражданка Г.га телефоныннан шалтыраталар. Үзен банк хезмәткәре дип таныштыручы, банк картасы белән операцияләр башкарырга кирәк дип, Г.ның банк картасы турындагы мәгълүматны, шул исәптән номерын да белә һәм 15 000 сум урлый. 
2019нчы елның 12 декабреннән 2019нчы елның 17 декабренә кадәр интернет челтәре аша билгесез зат, начар кредит тарихы булучыларга кредит алуда ярдәм итәм дип, Т.ның 20 000 сум акчасын урлауга ирешә. Т. акчаны билгесез затның хезмәте өчен аның электрон кошелегына үзе күчерә. 2019нчы елның 14 мартында 14.32 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр берәү Ф.га шалтырата һәм үзен банкның иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Ул Ф.га: “Сезнең банк картасыннан чит кешеләр акча алырга тырыша”, – ди һәм банк картасындагы акчаларны югалтмас өчен аңа банк картасының номеры кирәклеген әйтә. Ф. җинаятьчегә ышана һәм картасының номерын әйтә. Шулай итеп телефон артында утырып кына җинаятьче 45 912,20 тиен акча “эшли”. Җинаятьченең телефон аша үзен хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштыруы турында да ишеткәнегез бардыр. Бу очракта ул “туганыңны бәладән коткару өчен акча кирәк” ди. 
Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә төрле финанс пирамидалары янәдән көч җыя башлады. Акча керткән өчен югары процентлар вәгъдә итеп, алар массовый рәвештә халыкның акчасын урлый. Беренче мәлдә, хактан да, гражданнарга югары процентлар түләнә. Әмма бу бары тик акча кертүчеләр санын арттыру өчен генә эшләнә. Зур сумма туплагач, пирамида юкка чыга. 
Җинаятьчеләр җинаять кылуга җентекләп әзерләнә. Алар торак пунктларның урнашуы, анда нинди оешмалар булуы, корбан турында мәгълүматлар туплый. Бу мәгълүматларны интернеттан, андагы социаль челтәрләрдән табалар. 
Мошенниклыкның төрләре көннәнкөн арта бара. Билгесез затлар белән акча мәсьәләсендә дистанцион контактка кергән очракта аларның мошенник булу мөмкинлеген онытмагыз. Мондый яисә башка шикле очраклар белән очрашырга туры килгәндә район эчке эшләр бүлеге белән элемтәгә керегез. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең тикшерү төркеме.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев