Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сагындыра шул чаклар

“Авыл утлары” газетасының 11 ноябрь санында Гөлсинә Гаязованың “Тармакны бергәләп күтәрдек” дигән язмасын укыгач, кулыма каләм алдым.

Минем дә хезмәт юлым тер­лекчелек тармагында үтте. 47 ел­лык хезмәт стажымның 35 елын­да “Урожай” колхозының Исәнсеф дуңгызчылык фермасында эшләдем. Гөлсинә ханым язганча, баштагы ел­ларда барысы да кул көче белән баш­карылды. Ул вакытларда фермалар, парниклар гөрләп торды, халыкның күңеле күтәренке булды. Безнең колхоз, 1 гыйнвардан 10сына кадәр терлекләр тапшырып, ярты еллык планны үти иде.

1966 елда күрше Карл Маркс исемендәге колхозның Бүләк фер­масына алып бардылар. Ул вакытта аларның дуңгызчылык фермасын­да күп эшләр механикалаштырыл­ган, терлекчеләр өчен эш шартла­ры җиңеләйтелгән иде. Шаккатып кайттык. Механикалаштыру дигәне безнең Исәнсеф фермасына бик соң гына килде. Шулай булса да түздек, зарланмадык, күңел күтәренке бул­ды.

Хуҗалыкта Равил Биктимеров, Иршат Солтанов, Иршат Хәбибуллин, Наил Абдуллин кебек зоотехниклар белән эшләргә туры килде. Районнан Зөфәр Кадыйров, Гөлсинә Гаязова, Фәнил Галиев фермага еш килделәр, киңәшләрен бирделәр. Колхозы­быз районда гына түгел, республи­када мактаулы булды. Төзелешләр алып барылды. Басуларда уңыш алу артканнан-арта барды. Кол­хозчылар 30-40ар центнер ашлык ала иде. Икмәкне өй чиратыннан өләшеп йөрдек. Эшләгән кешенең хезмәтен күрә белделәр: Тат. Бүләр авылы клубында ай саен, квартал саен җыелышлар үтеп торды. От­чет җыелышларында клублар шы­грым тулы була иде. Хезмәтебезгә карап бүләген дә, премиясен дә тапшырдылар, зурлап табыннар әзерләделәр, шуңа өстәп күчтәнәч пакетлар да бирделәр. Мари Бүләр мәктәбе укучылары Гәрәй Бәхтиев җитәкчелегендә бик матур концерт­лар куя иде.

Корбан бәйрәмнәрендә, колхоз са­рык суеп, аш әзерәде. Көзге-кышкы айларда авылларда каз өмәләре, сугымнар башланды. Авыллар гөр килеп торды. Клублар төн урта­сында гына ябыла иде. Шәһәрдән концерт-спектакльләр белән бик еш килделәр. Авыл үзешчәннәре дә дәрт иде. Күрше авылларга концерт куяр­га йөрдек.

Ә хәзер, гел киресе. Халык үз ка­быгына бикләнде, ишеге-капка­сы бикле – анда беркем дә керә ал­мый. Фермаларны җимереп, сүтеп бетерделәр, халык, эш эзләп, әллә кайларга кадәр йөри. Эшлим дигән кешегә эш табыла ул. Арада ата- анасының пенсиясенә яшәүчеләр дә бар. Бүген бик рәхәт яшибез: өйләребезгә суы, газы кергән, атна­га өч тапкыр ипи килеп тора. Рәхәттә яшәсәк тә, элекке вакытлар сагын­дыра.

Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф авыл җирлеге ветераннар советы рәисе.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев