Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйга бүләк җыю

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар.

Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.

Бүләкләр кичке якта, кешеләр эштән кайткач җыела. Көне алдан хәбәр ителә, йола үтәүгә ха тын-кызлар, балалар да кушыла. Метрәй авылында нәниләрне конфет чәчеп сөендерү гадәтен керткәннәр. Капка төбендә табын әзерләп көтеп тору юк иде. Быел Тойгелде авылында сөрәнчеләрне сыйлы табын белән каршы алучылар булган.

Ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче райондашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. “Сабан туенда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “бе ренче килгән йөгерешчегә” дип, бүләкне атап бирүчеләр дә бар. Күп кеше тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне.

Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шат лык китерер, ди халкыбыз. 9 июнь көнне кичке сәгать 5 тә Мөслимдә Сабан туена бүләк җыела. Сөрәнчеләр килә, көтегез, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев