Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйга әзерлек бара

Татар авыллары федераль сабантуе беренче тапкыр Татарстан җирлегендә – Мөслимдә узачак.

Узган шимбәдә Мөслимгә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм аларның урынбасарлары, ярдәмчеләре килде. Кунаклар татар авыллары федераль сабантуена әзерлек белән танышты, бәйрәм үтәсе мәйданда эш барышы белән кызыксынды. Сабантуй булачак мәйданда 10 мең кеше сыйдырышлы зур амфитеатр һәм 5 мең кешегә исәпләнгән кече амфитеатр, ипподром эшләнде. Яктырткычлар урнаштырылды. Сәүдә мәйданчыклары, алты сәхнә эшләнә, күргәзмә мәйданчыклары ясала. Биредә бүген төзекләндерү, буяу эшләре бара. Татар авыллары федераль сабантуе беренче тапкыр Татарстан җирлегендә – Мөслимдә узачак. Бәйрәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап үткәрелә. Татар авыллары федераль сабантуеның төгәл датасы әлегә билгеле түгел. Коронавируска бәйле ул әлегә кичектерелә. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров сүзләренә караганда, бәйрәм быел җәй узачак.

Фото https://instagram.com/ahmazat?igshid=1wji7d8scajvq

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев