Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй - алдынгыларны хөрмәтләү мәйданы

7 июнь көнне район үзәгендә гөрләп Сабантуй узды. Бәйрәмне ачып, район башлыгы Рамил Муллин басу-кырларда фидакарь хезмәт куйган механизаторларга, игенчеләргә рәхмәтен җиткерде. Без һәр эштә, һәр тармакта республика җитәкчелегенең ярдәмен тоябыз, диде ул үз чыгышында. Шулай ук читтә яшәүче якташларыбыз күрсәткән һәртөрле ярдәмне дә аерым билгеләп үтте.

Республика хөкүмәте, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы исеменнән мөслимлеләрне бәйрәм белән ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов тәбрикләде. Чиләбедән килгән милләттәшләребез, тәбрикләп, Сабантуй символы - сабан бүләк иттеләр. Чиләбе үзешчәннәренең концерт номерлары да һәркемнең күңеленә хуш килерлек булды. Сабантуйга башкалабыздан да бик күп күренекле якташлар кайткан иде.

Сабантуй флагын районның кыр батыры исемен яулаган "Нуретдинов" фермер хуҗалыгы механизаторы Эдуард Кононов һәм узган елгы Сабантуйның көрәш батыры Илнар Сәетгалиев күтәрде.

Сабантуй - алдынгыларны хөрмәтләү мәйданы. Бу көнне "Агромастер" җитештерү компаниясе һәм "Исламов" фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламовка республиканың югары бүләге - "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды. Районның кыр батыры, Яңа Усы егете Эдуард Кононов район хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды. Аңа 10 мең сум акчалата премия һәм тәкә тапшырылды. Үз хуҗалыкларында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, авыл Сабантуйларында кыр батырлары буларак хөрмәтләнгән механизаторлар район хакимиятенең Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Менә алар - алдынгылар: Рөстәм Сәлахов, Марат Нуриев һәм Сиренат Биктаһиров ("Туган як" агрофирмасы), Расыйх Әхәтов һәм Фәнүс Хйруллин ("Исламов" ФХ), Динар Муллин ("Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы "Авангард" бүлекчәсе), Илсур Шәгалиев ("Мәгариф" бүлекчәсе), Динис Мусин ("Үрәзмәт" бүлекчәсе) һәм Алмаз Шәгалиев ("Уңыш" бүлекчәсе), Рифат Фазлыев ("Авзалов" ФХ), Илгиз Садыйков ("Органик Групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы "Игенче" бүлекчәсе), Флүн Фәррахов ("Дуслык" бүлекчәсе) һәм Ришат Ялалов ("Калмыя" бүлекчәсе), Марс Сабитов ("Мөслим" агрофирмасы), Фаил Гыйльметдинов (Бөгелмә аграр көллиятенең 2 санлы филиалы).

Район мәдәният бүлеге, үзешчәннәре, мәктәп коллективлары һәм укучылар көче белән әзерләнгән театральләштерелгән хореографик композиция бәйрәм кунакларында матур тәэсирләр калдырды. Аның сюжет линиясендә игенче хезмәтенә дан җырлау кызыл җеп булып сузылган иде. Әлеге массовкада 500дән артык бала һәм үзешчән катнашты.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары да Сабантуйны оештыруда актив катнаштылар. Бәйрәм барышында хәрәкәтнең Мөслим җирле бүлекчәсе "Спортлы Татарстан" мәйданчыгы булдырды. Спорт сөючеләр шактый җыелды. Алар ГТО нормаларын тапшыруда көчләрен сынадылар: урыннан озынлыкка сикерделәр, җирдән кулда күтәрелделәр, ир-атлар гер чөйде, хатын-кызлар "пресс" ясады. Иң өлкән спортчыга 75 яшь тулган булса, иң кечесенә нибары 6 яшь иде. Һәр катнашучыга ГТО нормасын тапшыруы турында үз нәтиҗәләре язылган диплом, значок һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге районнарда эшләп килүче партиянең беренчел бүлекчәләрен теннис өстәл ләре белән бүләкләүне традициягә кертте. Узган ел Сабантуйда әлеге бүләккә Иске Карамалы беренчел бүлекчәсе лаек булган иде. Быел теннис өстәле Мөслим авылында урнашкан 3 санлы беренчел бүлекчәгә (секретаре - Илзир Мадъяров) тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев