Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үрәзмәтнең тырыш гаиләсе

Эльвира һәм Юлдаш Хәйретдиновлар, мини-фермаларында күпләп мал-туар асрап, гаилә бюджетына шактый акча кертә, балаларын хезмәт белән тәрбияли.

Үрәзмәт авылында гомер итүче Эльвира һәм Юлдаш Хәйретдиновларның мини-фермасында биш савым сыеры, ике тана, үгез, биш бозау һәм бер ат бар. Малларны шулкадәр яратып караган, тәрбияләгән кешеләр булыр икән!
– Кешегә карап, малларны бетерергә уйламыйбыз. Шулар хисабына тормышыбызны алып барабыз бит. Ите-сөте – үзебезнеке, экологик чиста авыл хуҗалыгы продуктлары ашыйбыз. Сөт сатып, акча кертәбез, – ди Юлдаш Хәйретдинов.
– Мин килен булып килгәндә дә абзар тулы мал иде. Шәһәр кызы булсам да, авылда әбием белән генә үстем. Туганнан бирле шушы авылда мин. Авыл тормышы бик якын үземә. Юлдаш белән эшне, “синеке”нә, “минеке”нә бүлмичә, бергәләп башкарырга яратабыз. Авыл җирендә атларны бетереп баралар. Ләкин без хуҗалыгыбызны атсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуның белән чөгендерен, бәрәңгесен ташыйбыз, тиресен чыгарабыз. Атыбыз – төп эшче көчебез, – ди Эльвира.
Хәйретдиновлар – Үрәзмәт авылында иң тырыш гаиләләрнең берсе. Дүрт бала анасы димәссең дә Эльвираны! Шәһәр кызлары кебек ыспайлыгы, матурлыгы өстенә тырыш, уңган-булган да үзе! Бер яшьлек уллары, нәүмизләнеп, әнисенең малларны ашатып кергәнен көтеп утыра. Бер үк вакытта ашарга пешерергә дә, кул белән бала киемнәрен юарга да җитешә Эльвира. Ул арада Юлдаш та эштән кайтып керде. “Август” агрофирмасында механизатор булып эшләүче гаилә башлыгының солярка исен әллә каян сизеп алган уллары да аның кочагына атылды. Матур һәм тырыш гаиләнең һәр көне шулай дәвам итә.
– Әтиебездән ат белән бергә 8 баш мал калган иде. Әти-әни дә гомер буе терлек асрады, аларның баш санын арттыра килделәр. Кечкенәдән терлек арасында үскәнгәме, маллар бик якын миңа. Узган ел 7 гектар пай җирләрен рәсмиләштереп эшли башладык. Ул җирләрдә печәнлек безнең. Былтыр 56 кип печән чыкты. Узган елгы яңгырлы җәйдә печән әзерләү бик җиңел булмады анысы. Быел җәй матур килер дип өметләнәбез. Печән тагын да мулдан булыр, Алла боерса. Саламны сатып алабыз. Бер бакча чөгендер, шул кадәр үк кабак утыртабыз. Эшләр өчен бөтен техникабыз да бар. Бакчаны МТЗ-80 тракторы белән сөрәбез. Печән чапкыч, әйләндергечләр дә бар. Кышкы чор өчен малларга 56 тонна фураж әзерләдек, – ди Юлдаш. 
Терлек асраучыларга хөкүмәт ярдәме булу да файдага гына. 2016 елда, биш сыерга 100 мең сум күләмендә субсидия алып, абзар төзегән Хәйретдиновлар. Аларның төп ярдәмчеләре – балалары. Актаныш техникумында белем алучы кызлары Ландыш белән уллары Булат та кайту белән әти-әнисенә ярдәмгә ашыга. Алар, авылдан беркая китмичә, шушында эшләргә теләкләре булуын әйтте.
– Укымыйча да булмый. Ниятебез – укуны тәмамлагач, авылда төпләнеп калу, туган җирдә үз эшебезне алып бару, – ди Ландыш.
Гаилә җәй башыннан күпләп каз-үрдәген, тавык-чебешен ала. Иртәнге дүрттән аяк өсте Хәйретдиновлар. Кош-корт, мал-туар арасында йөреп, вакытның үткәне дә сизелми кала. Эшле кешенең табыны да сыйлы була бит. Хәйретдиновларның табыныннан сөт, каймак, катык өзелми. Балалар да кечкенәдән хезмәтнең тәмен белеп, эшкә өйрәнеп, чыныгып үсә. Мондый гаиләләр тагын да күбрәк булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев