Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рүзиләдән – гармунлы калҗа

Итле ризыкны яратмаган кеше бар микән ул?! Кызлар баллыга күбрәк өстенлек бирә дисәләр дә, алай түгел.

Ит калҗасы белән бәрәңге – иң туклыклы ризыкларның берседер, мөгаен. Мөслимнән Рүзилә Сәлимова һөнәре буенча пешекче булгач, аны ничек тәмле итеп әзерләү серен дә белә. Гармунлы калҗа рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. Кирәкле ингредиентлар: 1 килограмм чамасы сөяксез сыер ите, артык зур булмаган 2-3 помидор, 250 грамм каты сыр, уртача зурлыктагы 5-6 бәрәңге, 3 баш суган, берничә тырнак сарымсак, тәменчә тоз һәм борыч кирәк булачак. Әзерләү тәртибе: итне юып, салфетка белән киптерәбез дә гармун күреге кебек 1,5-2 см чамасы телемләп кисәбез. Ләкин кискәндә саграк булыгыз, ахырына кадәр кисеп бетерәсе түгел. Шул телемләп киселгән араларга тоз, борыч сибәбез, ваклап туралган сарымсакны сылыйбыз. Аннары чиратлаштырып помидор кисәге һәм теләмләп туралган сырны кыстырып чыгабыз. Бәрәңгене әрчибез һәм телемнәргә кисәбез. Суганны чистартып, шулай ук зур телемнәргә бүләбез. Барысын бергә “азык-төлек” капчыгына салып, 180 градуска кадәр кызган мичтә сәгать тә 15 минут пешерәбез. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев