Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рузәл Казанны яулый

Узган атнада Метрәйгә “Ватаным Татарстан” газетасы журналистлары килде. Максатлары – Рузәл Минһаҗев белән танышу икән.

“Ватаным Татарстан” газетасы укучылары арасында “Бу – минем туган авыл!” исемле бәйге үткәргән иде. “Мөслим кырмыскасы” исемле язмасы белән бәйгенең “Без бит – авыл яшьләре!” номинациясендә Раушания Шәяхмәтова җиңү яулады. Бәйге шартлары буенча “Ватаным Татарстан” журналистлары – Фәния Әхмәтҗанова һәм Марат Кәбиров язма герое Рузәл Минһаҗев белән танышырга килде. 
 

Райондашларыбыз Рузәлне яхшы белә. Төсле калайдан милли бизәкләр төшерүче эшмәкәр буларак та, “Мөслим кырмыскасы” КВН командасының әйдаманы буларак та яздык аның турында. Рузәлнең игелекле эшләре, ул оештырган хәйрия концертлары турында да хәбәрдар район халкы. Һәрьяклап килгән, булган егет ул! 
 

Раушания ханым да райондашыбызның матур эшләре, күркәм гамәлләре турында яза. “Рузәлне кайдан белә?” дисезме? Раушания Шәяхмәтованың нәсел җепләре Метрәйгә тоташа. Тумышы белән Тугаш кызы ул, ә әнисе Фәния Метрәйдә туып-үскән. Очрашуга килгән метрәйлеләр Раушания апаның әбисе Сәхия апаны да искә алдылар. Раушания апа Түбән Камада яши. Аның язмалары әледән-әле “Татарстан яшләре” газетасында дөнья күрә. 
 

– Нәселебез белән язучылар без. Әбием данлыклы итек басучы иде, гомере буе йон язды. Әнием биш баласын туйдыру өчен май яза иде. Мин, күзгә нәрсә күренә, шуны язам! – ди Раушания ханым, шаяртып. – Гомерем буе метрәйлеләргә кызыгып яшәдем. Чишмәсе, алма бакчасы булган авыл бит бу! 
 

Кичәдә Раушания ханымның улы Ильяс Шәяхмәтов та катнашты. Ильясны райондашларыбыз “Яңа гасыр” каналының “Манзара” тапшыруы аша белә. Журналист та Ильяс, җырчы да, алып баручы да. Кайберәүләр хәтта кичәгә дә “Ильясны күрер өчен генә” килгәннәр икән. Ильясның үзен “Мөслим егете” дип йөртүе һәм улына да Мөслим дип исем кушуы чарада катнашучы райондашларның күңеленә хуш килде. “Таң җилләре” җырына клипны Мөслимдә төшерүләрен дә әйткәч, тагын бер алкышладылар үзен. “Ильяс булмаса, безне күрергә дә килмәсләр иде,” – дип шаяртты Марат Кәбиров. 
– Шушы авылда тууым, яшәвем белән горурланам! Башка җирдә яши алмас идем, – дип, кунакларны сәламләде очрашуга сәбәпче булган Рузәл Минһаҗев. – Ә зур эшләргә мин уйламыйча тотынам. Азагын уйласаң, куркыта. 
Очрашуда Рузәлнең берничә шигырен дә ишеттек. Күңелгә үтәрлек итеп сөйләде ул аларны. Очрашуны үткәрүдә аңа авылдашлары ярдәм итте – кунакларга дәртле, моңлы җырларын бүләк итте. Сүз дә юк, актив Метрәй яшьләре! Әйдаманнары бар чөнки. Һәр эштә башлап йөрүче Рузәл Минһаҗевны әйдаман дими, кем дисең?!

 

Римма Афзалова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев