Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушат паркы

Иске Карамалы авылында Ру¬шат паркын ачу тантанасы булды. Мәрхүм Рушат Рәхимовның тормыш иптәше Гөлназ хәләле хыялланган пар¬кны ачты. Паркны ачу тантанасын¬да район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.

– Балалар мәйданчыгы төзегәндә Рушат белән ярдәм итәрбез дигән сүзебез бар иде. Рушатның ниятен чынга ашырып, авыл халкына ял итәргә, балаларга уйнарга бик матур һәм уңайлы парк барлыкка килде. Тормыш иптәшем киң күңелле, хезмәтне, тормышны, табигатьне ярата торган, төгәл һәм сабыр кеше иде. Кызганыч, гомере бик кыска булды. Сөеп туя алмаган өч улыбыз әтисез калды. Язмыштан узмыш юктыр. Тормыш дәвам итә, һәр көннең кадерен бе­леп, кешеләргә ярдәм итеп, һәр мизгелдән ямь табып яшәргә тырышам, – диде Гөлназ Рәхимова.

Иске Карамалы егете Рушат Рәхимов 2020 елның декабрендә снегоход белән һәлакәткә очрады. 38 яшендә гоме­ре өзелгән Рушатны авылдашлары ярдәмчел, тырыш егет буларак искә ала­лар. Рушатның укытучылары аның матур сыйфатларын, изге гамәлләрен барлады.

– Мәктәптә укыганда Рушат олылар­ча фикер йөртә белүе белән башкалардан аерылып тора иде. Олы йөрәкле, кешеле­кле булып үскән егет укытучыларга ка­рата һәрвакыт ихтирамлы булды. Печән өешергә дә, башка эшләргә дә бик теләп ярдәм кулын суза иде. Эштән куркып тор­мады ул, – ди мәгариф ветераны Сәрия Юнысова.

Уен мәйданчыгы авыл мәчете каршын­да урнашкан. Балалар өчен биредә тау, ба­тут, өстәл теннисы, таган куелган.

– Мондый матур парк ясау, әлбәттә, зур чыгымнар сорый. Зур тырышлык белән бул­дырылган матур уен мәйданчыгын авыл­дашларыбыз саклап тотсын иде! – диде Гөлназ Рәхимова.

Символик тасманы кискәч, кунаклар һәм балалар уен мәйданчыгына узды.

– Бу урында элек авыл советы бинасы ур­нашкан иде. Парк төзү эшен Гөлназ узган ел башлады. Авыл халкы көче белән террито­рия куаклардан, ташлардан чистартылды. Яңадан балчык җәеп, җирне тигезләделәр, брусчатка җәйделәр. Быел агачлар утыр­тылды. Гөлназ барлык чыгымнарны үз өстенә алды. Аның проекты белән бик ма­тур мәйданчык ясалды. Парк территория­се тимер сетка белән әйләндереп алынды. Балалар биредә ел дәвамында рәхәтләнеп күңел ача ала. Уен мәйданчыгы озын го­мерле булсын, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.

Паркта яңгыраган балаларның шат авазлары, авылдашларының рәхмәт сүзләре Рушат Рәхимов истәлегенә дога булып барып ирешсен!

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев