Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус Шуган мәктәбендә Петр Днепров истәлегенә традицион ату ярышлары үтте

Рус Шуган мәктәбе базасында Советлар Союзы герое Петр Днепров истәлегенә традицион ату ярышлары үтте. Ярышларның программасы буенча катнашучылар мәктәп музеенда булды, май чабу бәйрәме уңаеннан әзерләнгән тамашаны карадылар. Бәйгедә 7 команда катнашты. Беренче урынга аграр көллият командасы чыкты. Икенче урында - Г,Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе командасы. Рус Шуган мәктәбе командасы өченче урынга лаек булды. Шәхси зачетта кызлар арасында аграр көллияттән Альбина Хисамиева - беренче, Рус Шуган мәктәбеннән Лаурита Кудряшова - икенче, Тукай мәктәбеннән Алисә Бәдретдинова - өченче урында. Егетләр арасында беренче өчлектә - Тукай мәктәбеннән Илнар Шәймөхәмәтов, Рус Шуган мәктәбеннән Данил Кашапов һәм гимназиядән Ранэль Абдуллин. Командаларга грамоталар һәм кубок тапшырылды. Призерларга ДОСААФ әзерләгән истәлекле бүләкләр бирелде. Рус Шуган мәктәбе администрациясе ярышларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән Айдар Шәймөхәмәтовка рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев