Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус Шуган авылында Май чабу бәйрәме

Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.

Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята. Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Рус Шуганда узган бәйрәмдә дә әлеге атрибутларга өстенлек бирелгән иде. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда өстәлләрдә түгәрәк коймаклар, кайнар чәй, төрле чәй тәмнәре әзерләнгән. Бәйрәмгә килгән халык бу сыйлардан авыз итте. Бәйрәм чарасы театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Бәйрәм уңаеннан муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, ТР Халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, “ТР милли-мәдәни берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе Галина Светлякова, Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Михайловка авылының “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышы да бәйрәмнең бизәге булды. Ә балалар бу көнне бизәлгән атларга утырып урам әйләнделәр. Рус шуган авылында узган бәйрәм, чыннан да күңелләрдә шатлык-бердәмлек хисе тудырды, күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев