Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рухи-әхлакый тәрбия – үзәктә

Көзге каникул көннәрендә Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә малайлар өчен “Әхлакый-сәламәтлек яллары” оештырылды. Биш көн дәвам иткән лагерьга егермеләп бала йөргән.

Кайбер ата-аналар мәчет-мәдрәсәләрдә оештырылган андый ялларда шәригать кануннарын өйрәтү белән чикләнелә дигән фикердә. Дөреслектә исә балаларга рухи-әхлакый тәрбия дә бирелә, алар әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәнәләр, шул ук вакытта сәламәтлекләрен дә ныгыталар. 
– Әхлакый-сәламәтлек ялларында балаларны ислам кануннарына, дин әдәбенә өйрәтү, аларда күркәм әхлак тәрбияләү, ислам дине турындагы белемнәрен арттыру максатын күздә тоттык. Бер үк вакытта балаларны хәрәкәтле актив уеннарга тарту, җирлегебез белән якыннанрак таныштыру, истәлекле урыннарга экскурсияләр дә оештырдык, – ди “Җәмигъ” мәчетенең икенче имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Аитов.
Өч ел рәттән каникул көннәрендә оештырылучы ялларга нигездә мәчет каршында эшләүче мәдрәсәдә гыйлем алучы малайлар йөргән. Ел башында районда узган Коръән бәйгесе җиңүчесе Салих Сафин әнә мәдрәсәгә инде 6 ел йөри икән. Коръәннең ике җүзен яттан өйрәнеп, инде өченчесен дә ятлап бетереп килә. Гыйлемен тагын да ныгыту, ял итү ниятеннән каникул көннәрендә дә мәчеткә йөрүдән туктамаган. Абыйлы-энеле Ибраһим һәм Габдрахман Могълиевләр дә гыйлемнәрен ныгыту өчен лагерьның файдасы күп булуын әйтәләр. Өстәл уеннарында, эстафета ярышларында җиңүләр дә яулаган алар.
“Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбының уку-укыту эшләре буенча ярдәмчесе Сәрия Шакирова сүзләренә караганда малайлар гарәп телен өйрәнү, Коръән уку һәм сүрәләр ятлау белән бергә татар теле буенча белемнәрен дә ныгыткан. “Балаларны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тәкъдим иткән программа нигезендә укыттык”, – ди ул. 
Дәресләр әнә шулай кызыклы уеннар, спорт ярышлары һәм тәрбияви әңгәмәләр белән үрелеп барган. Район үзәге буйлап оештырылган экскурсияләр, Сарман мәчетенә сәяхәт тә балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырган. Ялның соңгы көнендә бергәләп мәчет территориясендә өмә дә үткәргәннәр.
Балаларның ялын оештыруда хәзрәтләргә Буа мәдрәсәсеннән килгән шәкертләр Раушан Яфизов һәм Тәлгать Мусаев бик теләп ярдәм иткән. “Балалар белән эшләү бик ошады. Укыту-тәрбия буенча тәҗрибә мәктәбе дә үттек”, – ди алар.
“Әхлакый-сәламәтлек яллары”ның соңгы көне балалар өчен аеруча куанычлы булды. Ул көнне уртак эшкә нәтиҗә ясалып, балаларга, бергә булган көннәр истәлеге итеп, бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Тырышлыклары, үрнәк тәртипләре, спорт ярышларында җиңүләре өчен аерым бүләкләнүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев