Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!" хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады

Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!" хәрәкәтендә катнашучыларның инициативасын югары бәяләде. Ул, аның кирәклеген һәм үз вакытында булуын ассызыклады.

Бүген ТР  Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик хәл вакытында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм «Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!" республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады.

"Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!" хәрәкәтенә республиканың 60 меңнән артык волонтеры, Хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар керә.

Хәрәкәтнең  эшен социаль ярдәм штабы координацияләп торачак.

"Без тырышлыкны берләштерү өчен, аеруча мохтаҗ татарстанлыларның ярдәмен, игътибарын һәм кайгыртуын тәэмин итү өчен, республика хәрәкәтенә берләшергә кирәк дигән карарга килдек. Республика Президентының бу мәсьәләдә хуплавы мөһим", — дип сөйләде республика хәрәкәте инициаторларының берсе - «Егоза» мәгариф үзәге директоры Наталья Реснянская.

Очрашуда шулай ук «Казан Экспресс» компаниясе вәкиле Айрат Сөнгатуллин һәм «Ак Барс» ХК сакчысы Альберт Яруллин катнашты.

Наталья Реснянская республикада күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. Әйтик, «Казан Экспресс» компаниясе өлкәннәргә 10 мең азык-төлек җыелмасы китерү инициативасы белән чыкты, ә Альберт Яруллин ялгыз һәм аз тәэмин ителгән пенсионерларга, инвалидларга, шулай ук күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратты.

Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!" хәрәкәтендә катнашучыларның инициативасын югары бәяләде. Ул, аның кирәклеген һәм үз вакытында булуын ассызыклады.

«Бүген ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тырышучы битараф булмаган барлык кешеләргә мин бик рәхмәтле. Мондый авыр вакытта без мондый изге эшкә мобилизацияләнә алабыз", - дип өстәде ТР Президенты.

Хәрәкәт вәкилләре шәхси саклану чаралары — медицина битлекләре, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар һәм антисептиклар, шулай ук башка кирәкле ресурслар белән тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев