Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Уку елын 1-нче сентябрьдә гадәти форматта башлау планлаштырыла

Татарстанда 1402 мәктәп эшли, аларда 286 филиал бар. Барлыгы 433 мең 599 кеше белем ала.

Яңа уку елын, барлык санитар чараларны үтәп, 1-нче сентябрьдә традицион форматта башлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.

"Мәгариф системасын үстерү безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Мәгариф тармагы беренчеләрдән булып коронавирус пандемиясе шартларында барлыкка килгән кыенлыкларга юлыкты", - диде ул.

 

Ул билгеләп үткәнчә, укытуның барлык дәрәҗәләрендә онлайн-форматка күчү, вузларда имтиханнарны дистанцион рәвештә тапшыру, БДИ уздырганда санитар куркынычсызлыкны көчәйтү, бер яктан, «яңа шартларда эшләргә әзер булуларын күрсәттеләр».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстан педагоглары тулаем алганда, килеп туган хәлне лаеклы рәвештә башкарып чыктылар һәм «вакыт чакыруын ышанычлы кабул иттеләр».

Татарстанда 1402 мәктәп эшли, аларда 286 филиал бар. Барлыгы 433 мең 599 кеше белем ала.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/science/14-08-2020/rustam-minnihanov-uchebnyy-god-planiruetsya-nachat-1-sentyabrya-v-ochnom-formate-5763600

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев