Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда массакүләм чараларны чикләү гражданнар мәнфәгатьләрендә кертелде

ТР Президенты йөкләмәсе буенча 13 марттан башлап республикада коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы 15 апрельгә кадәр Махсус санитар-эпидемиологик режим кертте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режимның барлык таләпләрен катгый үтәү бурычын куйды. Бу хакта РТ Президенты ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Республикада бу яклау чаралары. Без барысын да эшлибез. Кешеләр шуны аңларга тиеш: әгәр дә без чыгу һәм керү юлларындагы тышкы периметрны контрольдә тотмасак, авыр хәлдә кала алабыз", - диде ул.

Президент республикада массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелүенә игътибар итте һәм бу таләпләрне төгәл үтәргә чакырды.

ТР Президенты йөкләмәсе буенча 13 марттан башлап республикада коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы 15 апрельгә кадәр Махсус санитар-эпидемиологик режим кертте. Барлык халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик хәлгә кадәр күчерелде, спорт чаралары тамашачылар катнашыннан башка үткәреләчәк, мәдәни чаралар соңрак вакытка күчереләчәк.

Коронавирус таралуга каршы көрәш штабы хезмәткәрләре Татарстан халкына илдән читкә чыгудан тыелырга киңәш итә. Инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучыларның барысы да Роспотребнадзор хезмәткәрләренә урыны, тору һәм кайту даталары, шулай ук элемтә өчен мәгълүмат җиткерүне сорый. Моның өчен республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия булдырылган: +7(843)296-02-24. Ә авыру симптомнары барлыкка килгән очракта, мәҗбүри рәвештә табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев