Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда иң кадерле урынны атады

“Татарстан тарихы" - ул республика буенча видеогид. Проектның асылы шунда, фикер лидерлары Instagram да үз битләрендә республика турында сөйли.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов балачак белән бәйле күңелле хатирәләр тудыра торган республикада үзенең күңеленә якынурынны атады. Бу хакта ул «Татарстан тарихы» проектында катнашучылар белән очрашуда сөйләде.

«Минем өчен иң якын урын-туган җирем. Ул Балык Бистәсе районында Яңа Арыш авылы янында урнашкан. Елына бер тапкыр мин анда булырга тырышам. Хәзер анда умарталык, урман, йорт юк. А быем белән туган урманда иң Әкиятле һәм күңелле урын», — дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җыелганнарга «Татарстан тарихы» проектын гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең республикада иң матур урыннарны пропагандалаучы актив яшьләрнең булуы бик күңелле. Безнең Татарстан табигате бик матур, икътисад үсә, әмма иң мөһиме — кешеләр», — дип билгеләп үтте ул.

“Татарстан тарихы" - ул республика буенча видеогид. Проектның асылы шунда, фикер лидерлары Instagram да үз битләрендә республика турында сөйли.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/16-06-2020/rustam-minnihanov-nazval-samoe-dorogoe-serdtsu-mesto-v-tatarstane-5749985

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев