Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов пандемия вакытында эшен дәвам итүче бизнесменнарны кисәтте

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус таралуга бәйле вәзгыять тотрыкланды, әмма җиңел булмады.

Бүген эшкә керешкән һәр предприятие дезинфекция режимын катгый үтәү һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәү бурычын үз өстенә алды. Хакимият органнары да әлеге йөкләмәләрнең үтәлешен катгый күзәтергә тиеш. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Әгәр кеше кибеткә битлексез керсә, перчаткадан башка товар җыйса, димәк, кибет күрсәтмәне үтәми. Әгәр предприятие эш башласа, ул үз объекты, күрсәтелгән хезмәтләр өчен тулысынча җавап тотарга тиеш. Безнең төп бурыч-хезмәт коллективларында авыру чыганакларын булдырмау. Санитар нормаларны төгәл һәм эзлекле үтәргә кирәк, башка юл юк», — дип бурыч куйды Президент.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус таралуга бәйле вәзгыять тотрыкланды, әмма җиңел булмады. 
«Эшне Роспотребнадзор тарафыннан кабул ителгән таләпләрне тулысынча үтәп кирәк.  затларны кисәтәм, сезнең һәрберегез үз участогы өчен җаваплы», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев