Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов койка-урыннар санын тикшерү өчен хастаханәләргә йөри башлады

Бүген ТР Президенты 7нче Казан шәһәр клиник хастаханәсендә булды. Биредә өстәмә рәвештә 150 койка куелды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Covid-19 тибындагы коронавирус белән авыручылар саны арту очрагында, тиешле санда койка-урыннар булуын шәхсән тикшерү өчен, хастаханәләрне йөреп чыкты.

Бүген ТР Президенты 7нче Казан шәһәр клиник хастаханәсендә булды. Биредә өстәмә рәвештә 150 койка куелды.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, коронавируслы пациентларны госпитализацияләү кирәк булган очракта, өстәмә рәвештә 3,8 меңнән артык койка-урын булдырылачак.

Моннан тыш, койка-урыннар үзәк район хастаханәләренең барлык йогышлы авырулар бүлекләрендә дә булдырылачак.

Рөстәм Миңнеханов, хастаханәләрдә дәваланучы пациентлар уңайсызлыклар кичермәскә тиешлегенә игътибар итте.

"Медицина хезмәткәрләре безнең кешеләрнең сәламәтлеген саклыйлар. Без аларга рәхмәтле булырга тиеш!", - диде ТР Президенты.

Источник https://www.tatar-inform.ru/news/official/28-03-2020/minnihanov-nachal-ob-ezzhat-bolnitsy-dlya-proverki-kolichestva-koyko-mest

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев