Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына гражданнарны штат режимында кабул итүне дәвам итәргә кушты

Татарстан Президенты урыннардагы җитәкчеләрне кирәкле продукция һәм аның бәясен контрольдә тоту өчен кибетләргә, даруханәләргә үзләре йөрергә чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә гражданнарны штат режимында кабул итү эшен дәвам итәргә кушты.

"Безнең республика гражданины дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итә алмасын өчен беркайда да мондый хәл булырга тиеш түгел", — диде Президент традицион шимбә өмәсендә.

"Аерым санитар-эпидемиологик режимга бәйле рәвештә эшнең туктатылуы мөмкин түгел", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты урыннардагы җитәкчеләрне кирәкле продукция һәм аның бәясен контрольдә тоту өчен кибетләргә, даруханәләргә үзләре йөрергә чакырды.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы аркасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Режим массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне вакытлыча тыюны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев