Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты катнашында Җиңү паркында совет солдатына һәйкәл ачылды

«Бу һәйкәл фронтларда көрәшкән барлык татарстанлыларга багышлана», — диде Президент.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачты.

«Бу-Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан барлык Татарстан халкына һәйкәл. Сугышка киткән 700 мең якташның һәр икенчесе Ватан өчен сугышларда һәлак булган. Алар турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр", - диде ул.

Җиңүче сугышчының скульптурасы үрнәге итеп Рейхстаг штурмында катнашкан Гази Заһитов алынды. Монумент эскизы авторы архитектор Никита Мазаев булды.

Ачылыш тантанасын Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе һәм тыл хезмәтчәне Әхәт Юлашев күзәтте. Рөстәм Миңнеханов аларга һәм башка фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә озын һәм тыныч гомер теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов  яңа монументка чәчәкләр салды.

Шуннан Татарстан Президенты  Бөек Ватан сугышы чоры техникасы белән танышты. Аның белән бергә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар булды.

Аннары Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалга, һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары монументы янына чәчәкләр салу тантанасы  булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев