Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы тынычлану өчен сәбәп түгел

Бу хакта республика җитәкчесе узган киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid-19 авыруы очракларының аз булуына карамастан татарстанлыларга элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәклеген белдерде. Бу хакта республика җитәкчесе узган киңәшмәдә әйтте.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта.
«Үсеш темплары бездә әлегә 0,3%. Без Россиядә дә, округта да уңай урын алып торабыз, әмма бу безгә тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген бездә булган проблемалардан тыш, грипп белән авыручылар саны артуы да көтелә, хәзер вакцинация үткәрәбез. Хәзер вакциналарның икенче траншын көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен вазифаи затларга катгый җәза бирергә өндәде.
«Без битлекләрне кию, кулларны эшкәртү, гриппка каршы вакцинация ясау, аңлату эшләре алып бару мөһим», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/26-09-2020/minnihanov-maloe-kolichestvo-sluchaev-covid-19-ne-povod-dlya-uspokoeniya-5774467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев