Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең ишегалды " программасы тулы күләмдә үтәләчәк

«Бу масштаблы проект, зур эш башкарылды, план-схемалар эшләнде. Бу юлны без үтәчәкбез", - диде Президент.

«Безнең ишегалды» республика программасы тулы күләмдә үтәләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  киңәшмә вакытында хәбәр итте.

«Бу масштаблы проект, зур эш башкарылды, план-схемалар эшләнде. Бу юлны без үтәчәкбез", - диде Президент.

Программа кысаларында җиде төр эш планлаштырылган: юлларны, тротуарларны, тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр һәм чүплекләр урнаштыру, каты коммуналь калдыклар мәйданчыкларын урнаштыру, балалар җиһазларын урнаштыру, өлешчә яшелләндерү.

2020 елда республикада ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы программа старт алды. 6775 ишегалдын ремонтлау һәм төзекләндерү күздә тотыла. Биш елга исәпләнгән программаны гамәлгә ашыру өчен  50 млрд. сум каралган.

Быел Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1084 ишегалды төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев