Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Икенче бөтендөнья сугышы турында тарихи дөреслекне саклау

Бүген ветераннарның батырлыгы һәм каһарманлыгы хөрмәтенә бөтен ил буенча парадлар уза.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм парадында катнашты. Тантана Казанның Ирек мәйданында узды.
"Кадерле татарстанлылар, сезне чын күңелдән юбилеегыз – күпмилләтле халкыбызның немец-фашист илбасарларын җиңүенең 75 еллыгы белән котлыйм»,-дип белдерде ул.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Россиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Фронтка 700 мең татарстанлы китте, өстәвенә, һәр икенче сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады.
«Әти-әниләребезгә сугыш елларының куркынычын күз алдына да китереп булмый. Әмма, барлык авырлыкларга да карамастан, безнең халык бирешмәде. Безнең ветераннар Бөек батырлык кылдылар, бу хакта россиялеләрнең киләчәк буыннары беркайчан да онытмаячак", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ветераннарга мөрәҗәгать итеп, аларга сугышчан һәм хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде: «Сезнең алда баш иябез һәм Бөек Җиңү өчен тирән хөрмәтебез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык һәм чын патриотизм чагылышы булачаксыз. Без сезнең батырлыкка лаек булырга тиеш".
Татарстан Президенты шулай ук россиялеләрнең изге бурычы – икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары турында тарихи дөреслекне нык яклап калу һәм тарихны язарга теләсә нинди омтылышны булдырмый калу, дип өстәде. Татарстан башкаласында Җиңү парадын, бөтен ил буенча кебек үк, 24 июньгә күчерделәр. Бу көнне 1945 елда Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тарихи парад узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев