Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: Без коронавирусның икенче дулкынына юл куймаячакбыз

Республикада, коронавирус таралуның икенче дулкынын булдырмас өчен, Роспотребнадзорның барлык санитар күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәүне дәвам итәчәкләр.

Бу хакта онлайн-эфир вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
Ул искә төшергәнчә, Covid-19 пандемиясе башында мондый масштаблы чакыруга ничек каршы торырга берседә белми иде. Бер үк вакытта хастаханәләрне үзгәртеп кору, барлык медицина персоналын яклау чаралары белән тәэмин итү һәм нәтиҗәле чикләү чаралары булдыру зарурлыгы туды.
"Кече һәм урта бизнес — рестораннар, туризм бик зыян күрде. Зур бизнес та зыян күргән, чөнки пандемия белән бергә нефтькә бәяләр төшү һәм чикләрне ябу да җитди булган. Көтмәгән вакыйгалар күп булды", - дип сөйләде ТР Президенты.
Пандемия белән хәл Татарстан хакимиятләренең профессиональлеге һәм нәтиҗәлелеге өчен чын имтихан булды, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Һәм төбәк бу авыр вакытны узган нәтиҗәләр республиканың сынауны уңышлы үтәвен күрсәтә.
«Безгә икенче дулкынны көтәргәме? Бүген без моның белән ничек көрәшергә кирәклеген беләбез инде. Без үзебезне ничек тотарга кирәклеген беләбез: битлекләр, перчаткалар һәм социаль дистанция. Без Роспотребнадзор рекомендацияләренең барысын да төгәл үтәячәкбез һәм икенче дулкынга юл куймаячакбыз", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов. 

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/official/10-09-2020/minnihanov-my-ne-dopustim-vtoroy-volny-koronavirusa-5770156

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев