("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алдында яңа бурычлар билгеләде. "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә узган коллегия утырышында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Иң элек, рәсми затлар аграр тармак әзерләгән күргәзмәне карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов экспозициягә югары бәя бирде. "Бик эчтәлекле, файдалы экспозиция. Бу көннәрдә бөтен республикадан безнең белгечләр кирәкле мәгълүмат ала алачак",- диде.
Президент бурычларга күчеп: "Төп бурыч - чәчү кампаниясе. Беренче чиратта, банклар белән эшләү зарур. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын, банкларны өйрәтү семинарлары, консультатив тендерлар оештыруын сорар идем. Районнарда кая мөрәҗәгать итәсен беләргә тиешләр. Анда даими рәвештә Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле булуы кирәк. Банк хезмәткәрләре консультация уздырса, барлык сорауларга җавап табып булыр иде",- диде.
Рөстәм Миңнеханов аграр тармакта нәтиҗәлелек мөһим роль уйнавын билгеләп узды. "Без нәтиҗәлелекне арттыру юнәлешендә эшләргә тиешбез. Киң производстволар булсын өчен, рентабельлек 15-20 процент булырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча эшләү зарур, ә моның өчен яхшы белгечләр сорала. Эш хакын арттыру буенча да эшләргә кирәк. Теләсә нинди бизнесның төп максаты - керем алу. Нәтиҗәле эш булмый торып, ниндидер бурычларны хәл итә алмаячакбыз",- диде.
Президент үсемлекчелек тармагында яңа технологияләр буенча район башлыкларына үзара фикер алышырга тәкъдим итте. Маржиналь продуктларга игътибар бирүне сорады. "Әлегә аларның 27 проценты гына республика территориясендә җитештерелә, калганы читтән кертелә. Аңа ихтыяҗ зур. Республикада куәтләр җитәрлек. Безгә үсемлекчелектә маржиналь продуктлар структурасына, бу юнәлешләргә дикъкать белән карау кирәк. Безгә, бәя тибрәлешләре булмасын өчен, үсемлекчелектә продукцияне тирән эшкәртү зарур. Техник культуралар буенча производстволар кирәк. Безгә ашлык йә җитми, йә артыгы белән. Шуңа эшкәртү куәтләре кирәк",- дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов игенчеләрне ягулык белән тәэмин итүче ширкәтләрне мактап телгә алды. "Татнефть", ТАИФ компанияләренә рәхмәт. Бездә нефть эшкәртү куәтләре булу авыл халкын ягулык-май материаллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә",- дип әйтте.
Президент аграр университет һәм ветеринария институтын тәмамлаган яшь белгечләрнең 17 проценты гына авыл хуҗалыгы предприятиеләренә килгәнен билгеләп узды. "Безгә ниндидер формаларын уйларга кирәк. 17 процент бик аз. Ким дигәндә, 70-80 процентка ирешү бурычын куярга кирәк",- диде.
Республика җитәкчесе фикеренчә, республикада куллану кооперациясе булырга тиеш. "Безгә кооперативлар кирәк. Планнарда агросәнәгать паркларын эшләү күздә тотыла. Безгә модульле агросәнәгать паркларын булдырырга кирәк. Республикада куллану кооперативлары булырга тиеш, 5 муниципалитетта мондый структура юк. Теләче, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чүпрәле һәм Питрәчтә нинди формада була ала - уйлагыз. Үзем дә кулланучылар кооперация системасында эшләдем",- дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Президент терлекчелек комплексларын арттыру, мөгезле эре терлек баш санын киметмәү кебек проблемаларга тукталды.
Рөстәм Миңнеханов быел 18 мартта Россия Президентын сайлау узачагын искәртте. "Бу әһәмиятле вакыйга. Без бу эшне оешкан төстә уздырырга тиеш. Тынычлык, тотрыклык - безнең үсешнең җирлеге. Ничек кенә булса да, без алга хәрәкәт итәбез. Авыл тормышында үзгәрешләр күп. Безнең 38 программа авылны үстерүгә йөз тота. Бу программалар республиканың куәтле икътисади базасы ярдәмендә һәм Президент Владимир Путин җитәкчелегендә федераль үзәк булышлыгы белән гамәлгә ашырмыла. Гадел, үтә күренмәле сайлау оештыру кирәк",- диде ул.
Нет комментариев