Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә эшләнгән тест-системалар 2-4 сәгать эчендә нәтиҗә бирә

Россиядә җитештерелгән COVID-19 коронавирусын билгеләү өчен диагностик системалар максимум дүрт сәгать эчендә нәтиҗә бирә, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорда.

"Анализ нәтиҗәсен 2-4 cәгаттән соң алырга мөмкин", - диелә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәрендә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре вирусның кеше организмында булуын билгеләү өчен диагностик җыелмаларның ике вариантын эшләгәннәр, дип әйтәләр матбугат хезмәтендә. Җыелма тикшеренүнең молекуляр-генетик методына нигезләнә.

Әлеге методны куллану тест-системаларга сизелерлек өстенлекләр бирә, дип әйтелә хәбәрдә. Беренчедән, метод югары сизүчәнлеккә ия. Ә икенчедән, авыруны диагностикалау өчен канны алу зарурлыгы юк: мамык тампон белән йоткылык өстеннән үрнәкне алу да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев