Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә бакчачылык турында канун кабул ителде

2019 елның 1 гыйнварыннан бакчачылык кишәрлекләрендә торак йорт төзергә һәм аны пастпортта яшәү урыны буларак күрсәтергә мөмкин булачак. Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы бер үк вакытта "урман амнистиясе" белән бергә бакчачылык турында канун кабул итте. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап бакчачылык участокларында торак йортлар төзергә һәм аны пастпортта яшәү...

2019 елның 1 гыйнварыннан бакчачылык кишәрлекләрендә торак йорт төзергә һәм аны пастпортта яшәү урыны буларак күрсәтергә мөмкин булачак. Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы бер үк вакытта "урман амнистиясе" белән бергә бакчачылык турында канун кабул итте. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап бакчачылык участокларында торак йортлар төзергә һәм аны пастпортта яшәү урыны буларак күрсәтергә мөмкинлек бирә. Моның өчен җирле авыл советыннан рөхсәт алырга кирәк булачак. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Бакча йортын рөхсәт кәгазеннән башка да төзеп була. Бакча йортын да, торак йортны да теркәү өчен кадастр инженеры әзерләгән техник план кирәк, дип аңлаттылар Росреестрда. Канун шулай ук бакча йортының торак йорт булуын да күздә тота, киресенчә дә булырга мөмкин. Тиешле тәртипне хөкүмәт расларга тиеш, дип яза "Башинформ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев