Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конституция буенча тавыш бирү вакытында битлекләр бирергә киңәш иттеләр

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк.

Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим иттеләр, дип сөйләде Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Александр Брод.

«Безнең илдә алдан тавыш бирү вакыты өч көннән җиде көнгә кадәр арта, “мобиль сайлау“ программасы, Мәскәүдә электрон тавыш бирү кулланылачак. Төбәк сайлаучыларына медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим ителде", - дип билгеләп үтте эксперт.

Дөньяның башка илләрендә тавыш бирү план буенча уза, эпидемиологик хәлне катлауландыруга карамастан Словакия, Израильдә парламент сайлаулары, Франциядә муниципаль сайлауларның беренче этабы узды.

"Әйтик, Франциядә күптән түгел узган муниципаль сайлауларда кирәкле саклык чаралары күрелде: сайлаучыларга медицина битлекләре, авторучкаларны эшкәртү өчен бактерияләргә каршы салфеткалар бирелде", - диде Александр Брод.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев