Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Президенты Владимир Путин быел 31 декабрьне ял көне итү идеясен хуплады

Инициатива белән Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов чыгыш ясады.

Россия Президенты Владимир Путин быел 31 декабрьне ял көне итү идеясен хуплады, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.
Шулай итеп, дәүләт башлыгы Думаның "Бердәм Россия" җитәкчесе Сергей Неверовның елның соңгы көнен бөтен ил буенча ял итү тәкъдименә җавап бирде. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бу көнне эш «бик үзенчәлекле», әмма закон буенча мондый кыска вакыт эчендә федераль дәрәҗәдә ялны кертү мөмкин түгел.
«Шуңа күрә мин Сергей Иванович Неверовның тәкъдименә игътибар итәм һәм мондый карар кабул ителмәгән субъектларга моны эшләргә, ә киләсе ел дәвамында бу бәйрәм көнен федераль дәрәҗәдән оештыру өчен кирәкле карар кабул итәргә тәкъдим итәм", - диде Владимир Путин. 
Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, быел әлеге инициатива кабул ителгән инде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, 31нче урынына татарстанлылар шимбә көнне, 26 декабрьдә эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев