Россия флагы - безнең горурлыгыбыз
Россия Федерациясе флагы көне – Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә билгеләнгән бәйрәм
Бу көн, Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да, ел саен билгеләп үтелә. 22нче августта Дәүләт флагы көненә багышланган тематик чара узды. Социаль хезмәтләр алучылар, интернат-йортта эшләүче белгечләр ярдәме белән, махсус кәгазьдән оригиналь букет һәм чәчәкләр өчен ваза ясадылар. Кул эше тәмамлануга, кичә, бәйрәм көненә кагылышлы әңгәмә белән дәвам итте. Культмасса эшләрен оештыручы һәр гражданин өчен мөһим дата - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында сөйләде. Танып белү һәм күңел ачу викторинасы оештырылды, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Россиянең төп символлары, Россия триколоры тарихы һәм бәйрәм традицияләре белән таныштылар. Тематик чарада катнашучыларга флаг көненә багышланган презентация дә тәкъдим ителде. Чара патриотизм һәм Россия Федерациясе флагы белән горурлану атмосферасында узды.
Фото – Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев