Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РОСРЕЕСТР бердәм консультация көне үткәрә

16 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ТР буенча Росреестр идарәсе республиканың барлык гражданнары өчен күчемсез милеккә хокук рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча бердәм консультация көне үткәрә.

Бу көнне татарстанлылар хокукларны теркәү, күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм башка дәүләт органнары тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр буенча консультацияне бер урында алачак. Чөнки бу көнне чарада Росреестр белгечләре генә түгел, Пенсия фонды, салым хезмәте, Башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнашачак.

Казанда Бердәм консультация көне ТР буенча Росреестр идарәсенең үзәк офисында (Казан шәһәре, Авангардная урамы, 74 йорт, 7 нче подъезд, 13.00-18.00) үтәчәк. Моннан тыш белгечләр ведомствоның Южный (Җиңү проспекты, 100), Яңа Савин (Ямашев, 82), Зареченский (Гагарин, 103) бүлекләрендә дә консультацияләр бирәчәк.

Муниципаль районнарда Бердәм консультация көне Росреестр идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә узачак.

ТР буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев