Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор ил буенча ипи сыйфатын тикшергән

Россиядә ипинең 2,5 проценты гигиена күрсәткечләре буенча нормага туры килми, дип яза "Татар-информ". Россиядә ипинең 2,5 проценты гигиена күрсәткечләре буенча нормага туры килми, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте сайтында. Бу хакта РИА "Новости" җиткерә.

"Тикшерүгә алынган ипиләрнең 2,5 проценты гигиена күрсәткечләре буенча нормага туры килми", - диелгән хәбәрдә.

Токсик элементлар, пестицидлар, микотоксиннар һәм башкаларның икмәк-күмәч эшләнмәләрендә гигиена нормаларына туры килмәве 0,11 процентны тәшкил иткән. Икмәкнең сыйфатын билгеләүче физик-химик күрсәткечләр буенча норматив таләпләргә туры килмәве 2,4 процентта билгеләнгән.

Соңгы биш елда икмәк-күмәч эшләнмәләрендә таләпләргә туры килмәү кимегәнлеге дә күрсәтелә. 2017 елның тугыз аенда 59 мең икмәк-күмәч эшләнмәләре тикшерелгән, 995 партиясе яраксызга чыгарылган, тулаем күләмдә бу алты тонналап дигән сүз. Төп сәбәп - югары дымлылык һәм ипи пешеп җитмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев