Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор “Боярышник” сату буенча тыюны озайтты

Тиешле карарны Россия дәүләт баш санитар табибы Анна Попова имзалаган. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) "Боярышник" - этил спиртлы сыекчаны, суррогатны сатудагы тыюны озайтты. Тиешле карарны Россия дәүләт баш санитар табибы Анна Попова имзалаган, дип хәбәр итә "Интерфакс". 180 көн...

Тиешле карарны Россия дәүләт баш санитар табибы Анна Попова имзалаган.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) "Боярышник" - этил спиртлы сыекчаны, суррогатны сатудагы тыюны озайтты. Тиешле карарны Россия дәүләт баш санитар табибы Анна Попова имзалаган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

180 көн дәвамында "Боярышник"ны алып булмаячак. Бу - кешеләрнең аны эчеп, агулану очраклары күп булуы белән бәйле.

Шулай ук әзер продукциядә этил спирты 28 проценттан артканда, спиртлы һәм хуш исле өстәмәләрне сатарга ярамый. Бу - ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк хакка сатыла торган аракыга һәм , гомумән, куәте 28 проценттан югары булган алкоголь продукциясенә кагыла.

Легаль булмаган сатуга контроль көчәйтеләчәк.

Искәртеп үтик, Иркутск шәһәрендә, метанол белән агуланып, берничә дистә кеше үлгәч, бу проблема кискен күтәрелде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, алар барысы да "Боярышник" кулланган. Этикеткасында составында этанол барлыгы күрсәтелгән булса да, ул эчүдә кулланырга яраксыз метил спирты белән алыштырылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев