Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) уен контентында катнашу өчен балалар акча сала торган җиде сайтны япкан. Бу хакта якшәмбе көнне әлеге федераль хезмәтнең рәсми сайтында хәбәр ителә, дип җиткерә INTERFAX.RU.
"Барлык сайтлар "Counter-Strike: Global Offensive"ка багышланган, анда уен эчендә сатып алу мөмкинлеге бирелә", - диелгән хәбәрдә.
Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге сайтларда яшь интернет-аудиториягә ставкалар аша сатып алу тәкъдим ителә, бу исә интернет-казино аналогы булып тора.
Федераль салым хезмәте күрсәтмәсе буенча тыелган сайтларга барлыгы онлайн-тотализаторларның 21 сайт хуҗалары кертелгән: җиде сайт ябылган, дүртесе гамәлдән чыгарылган, тагын унысының хуҗаларына тыелган мәгълүматка керүне чикләү турында кисәтү җибәрелгән.
Нет комментариев