Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Романтиклар һөнәре

“Агроном – романтиклар һөнәре ул”, – ди “Авзалов” фермер хуҗалыгы уңганы Рәшит Нигъмәтуллин.

Язын җир кардан ачылганда таралган җир исеннән, чыннан да, яшисе килә! Чәчүне игенчеләр күңелләре алгысып көтә. Кыр эшләрен тизрәк башлыйсы килә. Чәчү төгәлләнде дә эш бетте түгел. Үсентеләрне корткыч бөҗәкләргә, авыруларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртергә, тәрбияләргә кирәк. Үсентеләр бала кебек. Ә урып-җыюны инде игенчеләр ашкынып көтеп ала. Күпме көч куйган хезмәтнең нәтиҗәсен күрәсе килә чөнки.

Балачагыннан ук җирне яратып үсә Рәшит. Ел саен апасы Нурия белән борчак чәчә алар. Басуда борчак күп, тик басудан борчак җыю урлашу була. Ә Нурия белән Рәшит аны үз бакчаларында чәчәләр, су сибеп, тәрбияләп үстерәләр. Өлгергәч, сөенә-сөенә җыеп ашыйлар. Үзең үстергән борчак бигрәк тәмле була икән! Тагын әллә ниләр үстерә алар. Хәтерендә әле, кем өйрәткәндер, пәйгамбәр тырнагы гөлен чәчәләр иде. Чәчәк бакчасына булса, бер хәл. Бәрәңге бакчасына! Бәрәңге арасына пәйгамбәр гөлен утыртсаң, корт килми дип кем әйткән аларга? Каян белгәннәр, диген. Игенчелек белән шөгыльләнергә хирыслык, агроном булу теләге дә шунда уянмадымы икән.

“Авзалов” ф е р м е р хуҗалыгында агроном булып эшли Рәшит абый. Җир кешесе. Туган җиргә мәхәббәте һәр гамәленнән күренә. Шулай булмаса, гомере буе авылда яшәмәс, җиргә берегеп ятмас иде. Мәлләтамак егете ул. Мәктәпне тәмамлагач, аларны сыйныфлары белән колхозда калдыралар. Авылда калган “беренче карлыгачларны” Киевка юллама белән дә бүләклиләр әле! Кызлар сыер сава, егетләр, сменаларга бүленеп, тракторда эшли. АВМнар эшләгән чор, анда да яшьләр хезмәт куя. Рәшитне учетчик итеп куялар. Эшкә йөрергә “кәҗә матае” да бирәләр әле үзенә. “Кызыл Октябрь” хуҗалыгы ул вакытта – миллионер колхоз!

Рәшит армиядән кайтканда (хәрби хезмәтне ул Казахстанда Байконурда үтә) хуҗалык җитәкчесе итеп Илфак Талыйпов билгеләнгән була. Хуҗалык ул чорда шикәр чөгендере җитештерү буенча специальләшә. Әзһәр Морзаханов – агроном. Рәшит башта учетчик, аннан бригадир була. 1990 елда ул Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. Сөйгәне Фәнисә белән парлашып сессияләргә йөри алар.

Дипломлы яшь белгечне Михайловкага агроном итеп билгелиләр. Михайловка бу вакытта чөгендер орлыгы җитештерү юнәлешендә уңышлы эшли. Баланлыда эшли башлаган Рәшитне 1999 елда “Ташлыяр” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Афзалов эшкә чакыра. “Баланлының кышын йөрергә юлы юк, торырга өе юк иде. Ташлыярда тәкъдим ителгән йортны барып карадык та әйберләрне төяп күченеп тә килдек”, – ди Рәшит абый, ул елларны искә алып.

– Бәхетебезне Ташлыярда таптык! Ташлыяр халкын усал диләр иде. Гел әйбәт безнең ташлыярлар. Рәшитне яраттылар, аны яраткач мине дә яраттылар, – дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Фәнисә апа.

“Ташлыяр” тәҗрибәҗитештерү хуҗалыгы орлыкчылык белән шөгыльләнде. Люцерна орлыгы сатып, 280шәр мең сум (ул вакыт өчен бу бик зур сумма!) акча белән кайткан вакытлар булды, – дип искә ала Рәшит абый. – Арттан килеп бәреп үтермәсәләр ярар иде, дип кайта идек кайчак”. “Мөслим” агрофирмасында да эшләп ала Рәшит Нигъмәтуллин. 2011 елда аны “Авзалов” фермер хуҗалыгына эшкә чакыралар. Башта – ындыр табагында, аннан семеновод булып эшли. Соңгы өч елда ул – хуҗалыкның агрономы. “Рәшит ничек әйтсә, шулай эшлибез”, – диләр хуҗалыкта.

 – Романтик ул, – ди Фәнисә апа. – Мәктәпкә балалар белән очрашуга килде. Балаларга һөнәренең үзенчәлекләрен аңлата. “Агроном эше рәхәт! Табигать кочагында – иркен басукырларда саф һавада эшлисең. Матур!..” Күпмедер вакыт үткәч, берничә бала иншаларында “үскәч, агроном булам” дип язган. Рәшит тәэсиредер дидек. Һөнәрен яратмаса, иртәдән кичкә кадәр басуда йөрмәс иде. Үз бәрәңгесе торса тора, колхозныкын эшли, – ди Фәнисә апа, шаяртып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев