Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт, әнием! конкурсына килгән өченче язма белән танышабыз

Мин – Мөслим районы Симәк авылы кызы. Әнкәем Гөлчирә Миргаева ( аңа 85 яшь) бүгенге көндә дә Симәктә яши. Ул гомере буе колхозда эшләп , лаеклы ялга чыкты. 

“Без мөслимлеләр" группасында “Рәхмәт, әнием!" конкурсына юлыктым. Инде өлкән яшьтә булсам да, катнашасым килде. 
Мин – Мөслим районы Симәк авылы кызы. Әнкәем Гөлчирә Миргаева ( аңа 85 яшь) бүгенге көндә дә Симәктә яши. Ул гомере буе колхозда эшләп , лаеклы ялга чыкты. 
Әткәем төп Мөслимнеке. Ул мәрхүм инде. Мин сезгә , үзем иҗат иткән, әнкәемә багышлап язылган шигыремне тәкъдим итәм. Фотоларда – минем әнкәй белән төшкән сабый чагым һәм минем әнкәем. 


ӘНКӘЙГӘ 
,,Синең куллар – мине сөя-сөя, 
Бишекләргә салган куллар ул..." 
Ә. Атнабаев. 

Кулларыңа карыймын да, әнкәй, 
Буыннарын кат-кат саныймын. 
Гомер эштән бушамаган кулның, 
Сөялләрен тотып карыймын. 

Ә аннан соң китерәм күз алдыма, 
Шул кулларның мине багуын. 
Кышкы суык көндә, туңмасын дип балам, 
Утын кисеп, кертеп ягуын. 

Шушы куллар миңа сабый чакта, 
Күпме күлмәк тегеп кигергән... 
Тормыш сукмагында абынганда 
Шул ук куллар кабат көч биргән. 

Бу кулларга миндә җылы хисләр, 
Бурычым да шушы кулларга. 
Кулларыңа ускән һәрбер сөял, 
Кереп калсын әнкәй җырларга.... 

Хатлар язам , әнкәй , кич утырып, 
Барып җитсен тизрәк хатларым. 
Хатлар укыганда булса да, 
Ял итсеннәр, әнкәй, кулларың . 
Гүзәлия Исламова(Гыйзетдинова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев