Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рәхмәт, әнием!" конкурсына килгән алдагы язма белән таныштырабыз

Кайчан гына булмасын, әниемә карата рәхмәт хисләре бөтен барлыгымны били. Әниләр безнең тормышыбызны бизи.

Әни, әнкәй... Әлеге сүзнең кадерен, чын асыл мәгънәсен кайчан аңлый башладым икән... Әнине ярату кайчан бөтен күңелне тутырды икән... үзем кечкенә булып бишектә яткандамы, әллә инде төн уртасында әнинең минем нәни баламны тибрәтеп, мине ял иттергәнен күзәткәндәме. Кайчан гына булмасын, әниемә карата рәхмәт хисләре бөтен барлыгымны били. Әниләр безнең тормышыбызны бизи.

Иркәләп йоклатучы,

Йокыдан уятучы

Һәркемне нәнидән

Ул безнең әниләр.

Һәркемне яклаучы

Һәркемне саклаучы.

Дөньяда иң батыр

Кешеләр әниләр.

Бу шигырь юлларын әле Тат.Бүләр урта мәктәбендә укыганда язганмын. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз, әнием Сәхбетдинова Җәмилә Мирзаһит кызы җитәкчелегендә иҗат белән шөгыльләнә идек.

Авылдан шәһәргә юл алганга да 10 ел вакыт узган. Димәк, туган йорттан, әти-әни яныннан киткәнгә дә 10 ел. Нәкъ менә өйдән чыгып киткәч, гаиләңнән ераклашкач кына аның кадерен аңлый башлыйсың икән. Бигрәк тә әнинең тәмле җылы ашлары, йомшак куены, назлы карашы сагындыра һәм шунысы сөенечле: атнага бер генә тапкыр булса да әти-әнинең нәни кызчыгы булып алу бәхете эләгә. Хәзер инде әниләр минем баламны да иркәлиләр.

Бары үзең әни булгач кына әни булуның никадәр авыр, шул ук вакытта сөенечле булуын аңлыйсың икән. Балаң сөенгәндә сөенәсең, әгәр авырып китсә, бөтен дөнья караңгылана кебек. Әнигә карата да шундый ук хисләр кичерәсең. Әни елмайганда миңа да рәхәт, ул авырса, шуннан да яманы юк.

Кошчык оясында ни күрә, очканында шул була диләр бит. Минем әдәбият, иҗатны, китапларны яратуымда да әнинең өлеше зур. Кечкенә чакта ул минем яшькә туры килгән әсәрләр белән таныштырырга тырыша иде. Өйгә балалар өчен күпме газета-журналлар килә иде. Мәгънәләрен ныклап аңлап бетермәсәм дә, әнидән качып зур романнар укуым истә. Әмма укытучы әнием иҗат, әдәбият белән күп укучыларын "җенләндерсә" дә, аннан менә дигән математик яки исәп-хисап белгече чыгар иде.Ә аның үләннәр, медицина турында белгәннәрен күреп, ишетеп гаҗәпләнәм. Элек бит интернет булмаган, кайдан шуның кадәр белә алган ул?! Китаплар белән дус булуы ярдәм иткәндер. Нинди генә эшкә тотынса да, ут чыгарып, җиренә җиткереп эшли ала ул. Әтием дә шуңа яратадыр аны. Нинди генә авырлыклар килсә дә, аларны елмаеп җиңә алуың да соклангыч, әни.

Мине бөтен нәрсәгә дә әни өйрәтте: сыер саварга, ашарга пешерергә, үләннәр танырга, акны карадан аерырга, үзе кебек ачык йөзле, кунакчыл, батыр, гади, туган җанлы булырга, тормышны, кешеләрне, урманны  һәм Дусайны яратырга. Син биргән белемнәр миңа нык ярдәм итә.

Әни, инде үзем әни булсам да, инде өч дистәгә барсам да, син безгә бик кирәк. Әле яраткан әбекәй, кадерле әни, сөекле тормыш иптәше булып озак еллар яшәргә язсын. Без сине яратабыз һәм барысы өчен дә рәхмәт сиңа!

 Роза Минеханова-Сәхбетдинова. 

Чаллы -Тат.Бүләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев