Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәркемнең тавышы мөһим

Билгеле булганча, 2020нче елның 1 июлендә Россиянең төп законы – Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү уздырылачак. Район буенча 30 сайлау участогы билгеләнгән. Тавыш бирү вакытында коронавирус таралуны кисәтү максатыннан халыкның иминлегенә аерым игътибар биреләчәк.

Мөслим районы территориаль сайлау комиссиясе эшен – 5 июньдә, ә участок сайлау комиссияләре 15 июньдә башлап җибәрде. Бүгенге көндә сайлаучылардан кайда тавыш бирергә теләүләре турында гаризалар кабул ителә. Әлеге механизм һәркемгә, яшәү урыны буенча кайда теркәлүенә карамастан, үзенә уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеген бирә. Гаризалар 5 июньнән 21 июньгә кадәр территориаль сайлау участокларында, күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәте күрсәтү бердәм порталы аша кабул ителә. 16 июньнән 21 июньгә кадәр гаризаларны участок сайлау комиссиясенә тапшырырга мөмкин.
Гражданин мөһим сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмый икән, аңа алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. 25 июньнән 30 июньгә кадәр яшәү урыны буенча рәсми теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп алдан тавыш бирергә була.
– Шул ук көннәрдә Вахитов, Пушкин, Колхоз, Коооператив урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында 10-14 сәгатьләрдә күчмә сайлау пунктлары эшләячәк. Теләгән кеше, сайлау участогына бармыйча, күчмә пунктта тавыш бирә ала, – ди Мөслим районы буенча территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Гайсина.
Сайлау комиссиясе әгъзаларын өйгә дә чакыртырга мөмкин. Моның өчен паспортыңны яисә паспортны алыштырырдай башка документ, битлек, перчатка, кара яисә зәңгәр каләмле авторучка әзерләп куярга кирәк. Сайлау комиссиясе әгъзаларын битлек һәм перчатка киеп каршы алу шарт, социаль дистанцияне (1,5-2 метр ара) саклау зарур. Бюллетень алу өчен гражданин документын (һәр битен) үзе ачып күрсәтергә тиеш.
Сайлау участогына битлектән килү, паспорт, авторучка алып килү сорала. Тавыш бирү кабинасына кергәндә махсус тамгалар буенча хәрәкәтләнергә киңәш ителә. Сайлаучылар арасында һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары белән дистанция саклау мөһим. Температураны үлчәтү, антисептик белән кулларны дезинфекцияләү турында онытмагыз. Шуннан соң гына кулларга перчатка кияргә киңәш ителә. Бюллетень алганда документны үзеңә ачып күрсәтү кирәк. Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көне тиешле югарылыгында узар, ә мөслимлеләр, һәрвакыттагыча, сайлауларда зур активлык күрсәтерләр, дип ышанабыз.

Светлана Фазилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев