Ринат Таҗетдинов 2008 елгы әңгәмәсендә: «Токмачны кайбер хатын-кызлардан остарак кисәм»
Укучыларыбыз игътибарына Ринат Таҗетдинов белән 2008 елның гыйнвар санында «Казан утлары» журналында басылып чыккан әңгәмәне тәкъдим итәбез
Әлеге әңгәмә олуг артистның 70 еллыгы уңаеннан чыккан. Әңгәмәдәш – Луара Шакирҗан.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновны кем генә белми икән? Театрыбызның 100 еллыгына багышланган төрле конкурс сорауларына килгән сокланырлык жаваплардан хәтта мәктәп балаларының да Ринат Тажетдинов иҗаты белән яхшы таныш булуы күренде. Аның Чүпрәле ягыннан Кече Чынлы авылыннан икәнлеген дә, Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесында татар студиясендә укыганын да, сабакташларының «щепкинчы»лар – Р.Шәрәфиев, Ә.Шакиров, Н.Ихсанова, Н.Дунаев, Г.Исәнгулова, Ф.Әхтәмова, Ф.Хәмитова, Ә.Зарипов, драматурглар Т.Миңнуллин, Р.Батулла икәнлеген дә беләләр икән.
Муса Җәлилне, Нурихан Фәттахның «Кол Гали»ендә Гали кебек шагыйрьләребезне, Идегәй, Мулланур Вахитов кебек тарихи шәхесләребезне уйнаганын да, соңгы еллардагы күренекле эшләре – «Кара чикмән»дәге (Г.Хугаев) Чабар, «Баскетболист»тагы (М.Гыйләҗев) Сократ, «Шулай булды шул»дагы (Т.Миңнуллин) Нургали рольләрен бик яратуларын да язалар алар. Ә татар театрының даими тамашачылары – артистны беренче адымнарыннан ук якын итеп, һәр эшен карап, күзәтеп барганнары Ринат Таҗетдиновның «Хуш. Назлыгөл»дәге Искәндәрен, «Диләфрүзгә дүрт кияу»дәге Җәмилен дә, 29 яшендә «Гүзәлем Әсәл»дәге Ильясы өчен Г.Тукай премиясе, 1985 елда Муса, Илфат («Моңлы бер җыр», «Мондa тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин), Карандышев («Бирнәсез кыз» А.Островский) рольләре эчен СССР Дәүләт премиясе алуын да яхшы хәтерлиләр.
Ринат абый, сезне һәрвакыт бик бәхетле йолдыз астында туган кеше итеп күзаллыйлар, шулай язалар. Сез үзегезне ничек сыйфатлар идегез?
Күпләр – танышлар, башка театрдагы коллегалар, хәтта сабакташлар да миңа барысы да җиңел бирелде дип уйлыйлар. Бәлки, анысы да бардыр, каршы килмим, әмма ләкин бу «бәхетле язмыш» ничек килгән, ничек бирелгән соң? Бу «җиңеллек» артында роль буенча никадәр эш, хезмәт, уйлану-газапланулар, эзләнү, уку, йокысыз төннәр, шикләнү, борчылулар бар бит. Әле юньле торыр урын да булмаганда, тар фатирда кечкенә балалар үстергәндә, ванна бүлмәсенә кереп роль текстлары өйрәнеп утырулар – алар чит күзләргә күренми, артта кала, артист эше җиңел тоела. Тамашачы өчен шулай булырга тиештер дә инде ул.
Ә иҗат – бик газаплы эш. Артист бит теләгән ролен генә уйный алмый. Режиссер ни тәкъдим итә, шуның буенча эшләргә тиешсең, ошыймы ул сиңа, юкмы, туры киләме ул синең тышкы һәм эчке сыйфатларыңа. Күп вакыт бит ышандырырлык итеп, табигый итеп, бөтенләй «яна халәт»кә керергә тиеш буласың. Кыскасы, минем һәр образым тир түгеп эшләнгән.
Ә уйныйсы килеп калган роль булдымы?
Минем кайбер артистларның, шушы рольне уйныйсым килгән иде, бу рольне уйный алмадым, диюләре белән бик килешәсем дә килми. Бөтен рольләрне уйнап бетереп булмый, беренчедән. Ә икенчедән, режиссер сине үзеңнән күбрәк күрә, ул синең алдагы эшләреңне белеп, шуннан нәтиҗә ясап рольне бирә. Мин Шекспирның Ричард IIIне уйнарга бик хыялланган идем. Марсель Хәкимович «аны сиңа, һичшиксез, уйнарга кирәк» дип, ничектер вәгъдә дә иткән иде, матбугатта да язулар булды, интервьюлар бирдем бу хакта. Әзерләнә дә башлаган идем инде. Ләкин ничектер туры килмәде. Бу – Шекспирның бик катлаулы әсәре. Марсель Хәкимович шикләнә, курка иде бераз бу автордан, ул аңа тотынмады.
Ни өчен шикләнә иде икән?
Бу – кызыклы сорау, шундый талантлы, оста режиссер ник Шекспирны куймый икән дип, мин үземә дә күп тапкырлар сорау биргәнем булды. Үзе ул бер вакыт болай дигән иде: «Әгәр мин шундый зур классик әйберләр куеп, зал буш булса, мина ул кирәк түгел, кызык түгел». Мин аны бик хаклы булгандыр дип уйлыйм. Залда тамашачы булуын тели иде ул. Шунлыктан кайчак ана уртакул әсәрләр дә куярга туры килде, ә классиклардан ул безнен тамашачы өчен А.Островский әсәрләренең якын булуын аңлады, аңа еш мөрәҗәгать итте, һәм алар бик уңышлы булды.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/iat-bik-gazaply-es-5869410
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов/ архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев