Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Татарстанның сайлауларга әзерлеген уңай бәяләде

Моннан тыш, Татарстанда сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын да барлык авырулардан 500 мең сумга иминиятләштергәннәр

Татарстан сайлауларга җитди әзерләнде. Шундый фикерне РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашында узган конференцияда белдерде.
«Без сезгә рәхмәт белдерәбез. Җитди эш башкарылды", - диде ул.
Бүген Татарстанда ТР Президенты һәм муниципаль депутатлар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар башланды. 
Барлык сайлау участокларында килгән кешеләргә битлекләр һәм перчаткалар тараталар, шулай ук температураларын үлчиләр. Моннан тыш, Татарстанда сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын да барлык авырулардан 500 мең сумга иминиятләштергәннәр, шул исәптән Covid-19 коронавирусыннан да.
"Комиссиянең барлык әгъзалары, бу Үзәк сайлау комиссиясе рәисе яки участок сайлау комиссиясе әгъзасы булуга карамастан, иминләштерелгән", - дип билгеләп үтте Кондратьев.
 Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/11-09-2020/glava-tsik-rf-ella-pamfilova-polozhitelno-otsenila-podgotovku-tatarstana-k-vyboram-5770467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев