Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча алдан тавыш бирү бара (Фоторепортаж)

14.00-20.00 сәгатьләрдә сайлау участокларында тавыш бирергә мөмкин. Участокларда халык активлыгы югары, дип белдерә сайлау комиссия әгъзалары.

1нче июль - Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлау көне. 
Күпфатирлы йортлар ишегалдында алдан тавыш бирү буенча күчмә сайлау участоклары эшли. 25нче июнь көнне Вахитов урамындагы йортлар ишегалдында мөслимлеләргә алдан сайлау мөмкинлеге тудырылды. 134 кеше үз тавышын вакытына кадәр бирүне уңай күреп, сайлауда катнашты. 26нчы июнь көнне, Пушкин урамының күпфатирлы йортлар ишегалдында 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр күчмә сайлау пункты эшләде. Иртәгә Колхоз урамындагы йортларда яшәүчеләр өчен шул ук сәгатьләрдә алдан тавыш бирү оештырылачак. 28нче июнь көнне күчмә сайлау участогы Кооператив урамында эшлиячәк. 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссияләрендә дә алдан тавыш бирергә мөмкин.
Сайлаулар вакытында короновирус таралу белән бәйле шәхси куркынычсызлык чараларын булдыру мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелә. Сайлау участогына барганда, гражданин үзе белән шәхси документын, битлек, перчатка, кара яисә зәңгәр төс белән яза торган шәхси авторучкасын ала. Тавыш бирү кабинетына кергәндә махсус билгеләнгән тамгалар буенча хәрәкәтләнергә киңәш ителә. Керү белән чыгу юллары төрле була. Сайлаучылар арасында дистанция (1,5-2 метр) саклау тавыш биргәндә мөһим шарт булып тора. Тавыш бирү урынына кергәндә битлекне кияргә, дистанцион рәвештә температураны үлчәтергә, антисептик сыеклык белән кулларны дезинфекцияләргә кирәк. Шуннан соң гына кулларга перчатка кияргә була. Бюллетень алганда участок комиссиясе әгъзасының кулына бирмичә генә шәхси документны күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү участокларында бу көннәрдә халык активлыгы югары, дип белдерә сайлау комиссия әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев